РФ Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматы буенча, илнең барлык төбәкләрендә бизнес өчен кире элемтә платформасы эшләтеп җибәрелгән. Татарстан 2024 елның сентябрендә эшли башлаган 29 сынау төбәге арасына керде.
Илнең теләсә кайсы төбәгеннән эшкуарлар хәзер «Дәүләт хезмәтләре» порталында мөрәҗәгать бирә ала. Система сентябрьдә 29 сынау төбәгендә эшли башлады һәм хәзер бөтен Россияне колачлады.
«ПОС Бизнес аша 29 сынау төбәгеннән 1,7 меңнән артык хәбәр һәм мөрәҗәгать килгән. Инвесторлар еш кына рөхсәт документлары һәм бизнеска ярдәм итү чаралары турында мәгълүмат алу мәсьәләләре буенча консультацияләр ала. Мөрәҗәгатьләрнең киң классификаторы автомат рәвештә җаваплы төбәк дәүләт органнарына мөрәҗәгатьләрне оператив эшкәртү өчен яза», – дип өстәде Светлана Горчакова.
Мөрәҗәгатьне түбәндәгеләр аша калдырырга мөмкин
• Дәүләт хезмәтләре порталында
• «Төбәктә бизнес алып барганда кыенлыклар тудымы?» виджеты аша:
• тармак төбәк министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук җирле үзидарә органнары сайтларында
• төбәкнең инвестиция порталында
• эшкуарларны һәм инвесторларны озата баручы региональ оешмалар сайтларында
• «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасында
Татарстанда мөрәҗәгатьне түбәндәге сылтама буенча калдырырга мөмкин: https://www.gosuslugi.ru/help/obratitsya_business
Гади консультацияләр өчен мөрәҗәгатьне карауның уртача вакыты 5 көннән артмый. Әгәр инвесторның документларын өйрәнү таләп ителсә, җавап бирү вакыты 5 көннән 10 көнгә кадәр тәшкил итә. Әгәр мөрәҗәгатьтә эшкуарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозу турында мәгълүмат булса, җавап бирү 30 көнгә кадәр сузыла.
Җавапларның сыйфатын яхшырту һәм «язышулар» белән көрәшү өчен җавапның сыйфатын 1 дән 5 баллга кадәр бәяләргә мөмкин. ПОСта бизнесның эшкәртелгән мөрәҗәгатьләре саны, сыйфаты һәм темалары турында җыелма аналитика формалаша. Бу бизнесның региональ һәм федераль дәрәҗәдәге сорауларыннан чыгып, инвестиция сәясәтен төзәтергә мөмкинлек бирәчәк.