Гөлназ Исмәгыйлова – җайга салу йогынтысын бәяләү, ачык консультацияләр һәм административ киртәләрне киметү турында

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

2025 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе мәйданчыгында «Ачык консультацияләр – бизнес белән хакимиятнең нәтиҗәле диалогы нигезе» темасына эшкуарлар белән очрашу узды.

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова эшкуарларга административ киртәләрне киметү, бизнес өчен уңайлы мохит булдыру буенча алып барыла торган эшләр кысаларында республикада инде 10 елдан артык норматив хокукый актлар проектларына җайга салу йогынтысын бәяләү кебек инструментның уңышлы кулланылуы турында сөйләде.

Ул җайга салу йогынтысын бәяләүнең эшкуарлар өчен артык бурычлар, тыюлар һәм чикләүләр кертә торган, шулай ук алар өчен нигезләнмәгән чыгымнар барлыкка килүгә китерә торган нигезләмәләрне ачыклау максатларында уздырылуы турында искәртте.

Чара барышында ачык консультацияләр барышында норматив хокукый актны эшләүчегә җибәрелгән эшкуар фикере дәүләт кабул иткән карарларга ничек тәэсир итә ала, җайга салу йогынтысын бәяләү кысаларында эшкуарлык берләшмәсе белән үзара хезмәттәшлек нәтиҗәләре ничек бәяләнә, дигән сораулар тикшерелде.

Министр урынбасары шулай ук ассоциация вәкилләренә экспертиза кысаларында гамәлдәге норматив хокукый актларны бәяләү турында мәгълүмат бирде, аның максаты – хокук куллану практикасын анализлау юлы белән хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының факттагы уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен бәяләү.

Йомгаклап, икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова эшкуарларны ачык консультацияләрдә актив катнашырга өндәде һәм ачык консультацияләрнең бизнес белән хакимиятнең нәтиҗәле хезмәттәшлегенә ачкыч булуын ассызыклады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International