Татарстан студентлары инновацион проектларны гамәлгә ашыруга 1 млн.сумлык грант алырга мөмкин

2025 елның 1 апреле, сишәмбе

«Технология» федроекты кысаларында «Студентлар стартабы» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Конкурсның операторы булып Инновацияләргә ярдәм итү фонды тора. Проектны гамәлгә ашыруның өч елында 4 500 стартап сайлап алынган. Татарстанда 700дән артык студент җиңүче булды.

«Өч ел эчендә конкурс бөтен илдән 18 меңнән артык студентны җәлеп итте. Әгәр проект стартында без 4 меңнән артык гариза алсак, 2024 елда аларның саны ике тапкырга диярлек артты. Быел конкурска беренче мәртәбә фәнни оешмаларда белем алучы аспирантлар һәм ординаторлар кушылачак. Аларның технологик стартаплар булдыруга кертелүе институтлар һәм бизнес арасында тагын да тыгызрак нәтиҗәле элемтәне җайга салырга, идеядән аны реаль технологиягә яки продуктка әверелдерүгә кадәр юлны кыскартырга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләде Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков.

Бу студентлар һәм аспирантлар өчен үз идеяләрен тулы кыйммәтле бизнеска кертү өчен реаль шанс, ә җиңүчеләр 1 млн.сум күләмендә грант ала. 

Гариза бирү мәсьәләләре буенча консультацияне «Минем бизнес» үзәгендә алырга мөмкин. 

2025 елда грантны 2 500 кеше ала алачак — бу конкурс тарихында рекордлы сан. Грант җәлеп ителгән белгечләрнең хезмәт хакын түләргә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук юридик затны теркәү, җиһазлар, материаллар, комплектлау материаллары сатып алу, ПТ, интеллектуаль милеккә хокукларны теркәү чыгымнарын каплаячак.

Заявкалар 7 тематик юнәлеш буенча кабул ителә:

⁃            Цифрлы технологияләр;

⁃            Медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре;

⁃            Химик технологияләр һәм яңа материаллар;

⁃            Яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерүләр;

⁃            Биотехнологияләр;

⁃            Ресурсларны сак тоту энергетикасы;

⁃            Креатив индустрияләр.

Гаризаларны сылтама буенча 2025 елның 20 маенда 23:30 (Мәскәү) сәг. кадәр кабул итәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International