Татарстанда ислам финанслары турында белем бирү семинары башланды

2024 елның 13 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Роман Әмирханов «Ислам финанслары» темасына республикабызның дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен уку-укыту семинарын ачты. 

Татарстан 2023 елның августында кабул ителгән 417-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә партнерлык финансларын махсус җайга салу буенча эксперимент старт алган Россиянең дүрт төбәгенең берсе булды. 

Әлеге закон республикабызда партнерлык финанслары базарын үстерүгә куәтле этәргеч булды, һәм бу нәтиҗәләрдә чагыла: бу өлкәдә килешүләр күләме алдагы ел белән чагыштырганда икеләтә артты, базарда барлык төп юнәлешләрне дә колачлый торган 30дан артык төрле финанс продуктлары бар. 

Әлеге семинар ислам финансларын яхшырак ачыкларга һәм аларның потенциалын безнең төбәкне үстерү өчен файдаланырга ярдәм итәчәк яңа белем һәм күнекмәләр бирәчәк, дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International