Татарстанда контроль өлкәсендә профилактик чаралар саны 65% арткан

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Мондый статистиканы Татарстан Икътисад министрлыгында контроль органнары белән киңәшмәдә ТР икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова китерде.

Бүген ведомствода дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда бизнеска административ басымны киметү юлларын эшләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Эшкуарлар хокукларын яклау буенча ведомствоара эш төркеме утырышы республика прокуроры урынбасары Юлия Наумова рәислегендә узды. Анда федераль хакимият органнарының территориаль органнары, региональ һәм муниципаль контроль (күзәтчелек) органнары катнашты. 

ТР икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова контроль (күзәтчелек) органнары белән киңәшмәдә төп максат – контроль органнары тарафыннан артык басым ясалмыйча эшкуарлык активлыгын саклап калу, дип белдерде. Контроль органнарының бурычы – профилактика үткәрү, бизнесны мөмкин булган бозулар турында кисәтү һәм аларны бетерүгә ярдәм итү.

Спикер шулай ук хәзерге вакытта контроль органнарының төп бурычы – басымны физик тикшерүләрдән хокук бозуларны профилактикалауга күчерү, дип тә белдерде.

«Татарстанда профилактик визитлар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 65%ка арткан. Әйтик, узган ел агымдагы чорда һөнәри чаралар саны 1326 иде, бүген алар саны 2000 артып китте. Бу инструментның кирәклеген һәм уңайлылыгын, шулай ук аларның эшчәнлегенең имин эшләвен тәэмин итү мәсьәләләрендә бизнесның җаваплылыгы үсүен күрсәтә», – дип сөйләде министр урынбасары.

Шуңа бәйле рәвештә министр урынбасары контроль органнарына хокук бозуларны кисәтү һәм алга таба эшкуарларның гомуми хокукый грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрү буенча бизнес белән профилактик эшне көчәйтергә тәкъдим итте. Шулай ук бизнеска «Инспектор» мобиль кушымтасы ярдәмендә дистанцион профилактик чаралар уздыру мөмкинлеге турында да хәбәр итәргә.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы күрсәткечләренең берсе булып «Бизнес өчен институтлар» юнәлеше тора, ул үз эченә «Бизнеска административ басым» мәгънәсен ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International