Икътисад министрлыгында контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән судка кадәр шикаять бирү һәм контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген гамәлгә ашыру механизмы кысаларында шикаятьләрне карау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә Россия Икътисадый үсеш министрлыгының контроль-күзәтчелек эшчәнлеген лицензияләү, аккредитацияләү һәм үз-үзен җайга салу өлкәсендә Дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Игорь Судец рәислегендә уздырылды.  Татарстан Республикасы ягыннан киңәшмәдә икътисад министры урынбасары – региондагы региональ эш төркеменең җаваплы секретаре  Гөлназ Исмәгыйлова  катнашты.

Игорь Судец контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге өлкәсендәге законнарның төп новеллаларын яңгыратты, судка кадәр шикаять белдерү һәм контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге, контроль (күзәтчелек) чараларының Бердәм реестрына контроль (күзәтчелек) чаралары актларын кертү мәсьәләләре каралды.

Законнардагы яңа үзгәрешләр нигезендә, мәҗбүри профилактик визитлар өчен нигез булып контроль (күзәтчелек) төре турындагы нигезләмәдә язылган билгеле бер куркыныч категорияләре тора. Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян салу (зарар китерү) куркынычларын профилактикалау программалары мәҗбүри профилактик визит уздыру өчен нигез булып тормый. 

Контроль объектларын категорияләү Контроль төрләренең бердәм реестрына (алга таба - КТБР) тиешле мәгълүмат кертү юлы белән башкарылырга тиеш, дип билгеләп үтелде. Әгәр КТБР мәгълүмат булмаса, объект категорацияләнмәгән булып санала.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы шулай ук контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген гамәлгә ашырганда профилактик чараларның өстенлеген дә билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International