Татарстанның АСК өлкәсе экспортерлары 4 халыкара күргәзмәдә бушлай катнаша ала

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

Татарстанның АСК өлкәсе экспортерлары «Россия экспорт үзәге» АҖ (РЭҮ) коллектив стенды составында 4 халыкара күргәзмәдә бушлай катнаша ала.

РЭҮ күргәзмә мәйданнарын арендалау, эшлекле чаралар өчен мәйданнар төзү, чараны мәгълүмати яктан алга җибәрү, администрацияләүне һәм үткәрүне оештыруны тәэмин итү, потенциаль чит ил кулланучыларын җәлеп итү чыгымнарының 100% кадәр өлешен үз өстенә ала. Шулай ук ил коллективы экспозиция кысаларында күргәзмә стендларын төзү һәм озата бару чыгымнарының 80% ка кадәр өлешен (кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен) һәм экспортерларның күргәзмә үрнәкләрен китерүне оештыру, шул исәптән аларны таможня рәсмиләштерү һәм иминиятләштерү чыгымнарының 50% ка кадәр өлешен (эре предприятиеләр өчен) түли.

Бизнес-миссияләр кысаларында «РЭҮ» АҖ, аның эшлекле программасын гамәлгә ашыру, эшлекле зонаны рәсмиләштерү һәм җиһазландыру, чарага Россия продукциясен потенциаль чит ил кулланучылары белән эшлекле очрашуларны җәлеп итү һәм оештыру максатында, эшлекле чараларны тәэмин итү өчен мәйданны арендалау, эшлекле чараларны тәэмин итү өчен мәйдан төзү, мәгълүмати алга җибәрү, эшлекле чараларны администрацияләүне һәм үткәрүне оештыруны тәэмин итү, халыкара чара уздырыла торган илдә Россия катнашучыларын күмәк йөртүне тәэмин итүгә бәйле транспорт чыгымнарын түләү чыгымнарының 100% өлешен үз өстенә ала.

Түбәндәге күргәзмәләрдә катнашырга мөмкин: 

  1. VietFood & Beverage 2025 (07.08.2025 - 09.08.2025), Вьетнам.

Нинди продукция туры киләчәк?

Азык-төлек продуктлары, авыл хуҗалыгы продуктлары, җирле продуктлар, диңгез продуктлары, эчемлекләр, фармацевтика азык продуктлары, материаллар һәм ингредиентлар һ.б.

  1. World Food Istanbul 2025 (02.09.2025 - 05.09.2025), Төркия.

Нинди продукция туры киләчәк?

Консервланган продуктлар, сөт продуктлары, бакалея, ит һәм кош-корт, чәй һәм каһвә, балык һәм диңгез продуктлары, кондитер эшләнмәләре һәм камыр ризыклары, туңдырылган ризык һ.б.

  1. FHC Shanghai Global Food Trade Show (12.11.2025 - 14.11.2025), Кытай.

Нинди продукция туры киләчәк?

Ит продукциясе, каһвә, чәй, камыр ризыклары, тәм-томнар, шоколад һ.б.

  1. Food Africa 2025 (03.12.2025 - 05.12.2025), Мисыр.

Нинди продукция туры киләчәк?

Камыр ризыклары, тортлар һәм десертлар, яңа җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, кыяклар, кайнатма, бал, соклар, сөт, чикләвекләр, энергетик эчемлекләр, ит һ.б. 

Шулай ук киләсе бизнес-миссияләрдә:

  1. Мурманскига балыкчылык өлкәсендә реверс эшлекле миссия (26.02.2025-27.02.2025).
     
  2. Әрмәнстанга азык-төлек, матурлык һәм фармацевтика өлкәсендә эшлекле миссия 2025, (04.06.2025-05.06.2025).
     
  3. Иранга АСК һәм сәнәгать өлкәсендә эшлекле миссия 2025, (01.09.2025-30.09.2025).

Игътибар итегез, гаризалар кабул итү чара башланырга 120 көн кала тәмамлана. Аларны алдан ук "Минем экспорт" цифрлы платформасы аша бирегез.

Экспортка юнәлтелгән эшкуарлар өчен башка мөмкинлекләр турында Татарстан Республикасы Эшкуарларга ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәгендә телефон аша белергә мөмкин:  8(843)222-90-60.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International