Татарстанның кече һәм урта бизнес сәнәгать предприятиеләре агымдагы елның тугыз аенда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча 9,6 млрд.сум финанс ярдәме җәлеп иткән. Бу республикага локаль производстволарга ярдәм итү өчен алынган акчалар күләме буенча илнең топ-10 регионы арасына керергә мөмкинлек бирде.
Республиканың сәнәгать өлкәсендәге 514 предприятиесе илкүләм проект буенча финанслау алды.
Тулаем алганда, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә илнең сәнәгать предприятиеләре 2024 елның тугыз аенда 309,4 млрд.сумнан артык җәлеп иткән. Ярдәм күләме узган елның шул ук чоры дәрәҗәсендә саклана. Кредитларның сан ягыннан артуы 22% тәшкил итте.
«Дәүләт ярдәме белән 15 мең кредитның 3,4 меңе инвестиция максатларына җәлеп ителгән. Акчалар предприятиеләрне технологик модернизацияләүгә, заманча җиһазлар сатып алуга, производстволарны үстерүгә һәм киңәйтүгә юнәлдерелгән», – дип хәбәр итте РФ икътисадый үсеш министры Максим Решетников.
Кече һәм микробизнес өлешенә финанс ярдәменең гомуми күләменең 73% ка якыны туры килә.
«Тугыз ай эчендә финанслауның иң зур күләмен Мәскәүнең (40,3 млрд.сум), Мәскәү өлкәсенең (25 млрд.сум) һәм Санкт-Петербургның (17,2 млрд.сум) кече һәм урта сәнәгать предприятиеләре җәлеп итте», – дип билгеләп үтте КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.
Алга таба Новосибирск, Свердловск, Түбән Новгород өлкәләре (11,1 млрд, 10,8 млрд һәм 10,4 млрд.сум) һәм Татарстан Республикасы (9,6 млрд.сум) килә.
Сәнәгать кече һәм урта компанияләре кредит акчаларын КУЭ субъектларын ташламалы кредитлау программасы буенча 1764, шулай ук Илкүләм гарантия системасы инструментлары — КУЭ корпорациясе һәм региональ гарантия оешмалары поручительлекләре, МСП Банкның турыдан-туры кредитлары һәм дәүләт микрофинанс оешмалары микрозаймнары ярдәмендә җәлеп итәләр.
Сәнәгать КУЭ финанс ярдәме Президент Владимир Путин инициативасы белән чыккан «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты нигезендә гамәлгә ашырыла.