Татарстанның сәнәгать паркларының тулылыгы 77% җиткән

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында кабул ителгән дәүләт ярдәме чаралары сәнәгать паркларының уртача тулылыгы буенча 76,6% күрсәткеченә ирешүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова хәбәр итте.

Матбугат конференциясе «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган иде. Кече бизнесны үстерүнең төп инструментларының берсе - илкүләм проектта каралган инфраструктура ярдәме. 

Бүген Татарстанның сәнәгать паркларында әйләнеше 390 млрд сумнан артык булган 1 700дән артык резидент эшчәнлек алып бара. Резидентлар тарафыннан конкурент хезмәт хакы белән югары җитештерүчәнлекле эш урыннары булдырылып, республика сәнәгать җитештерүе күләменең 10,5% ка якыны формалаштырыла.

Сәнәгать парклары резидентлары өчен салым преференцияләре бирелә, бу территорияләргә инвесторларны җәлеп итүчәнлекне тәэмин итә. Моннан тыш, резидентлар өчен финанс инструментларының комплекслы җыелмасы - микрозаймнар, электр энергиясенә чыгымнарның бер өлешен субсидияләү, ташламалы лизинг, биналар төзүгә һәм җиһазлар сатып алуга заемнар, шулай ук инженерлык инфраструктурасы объектларын үстерү программасы гамәлгә ашырыла.

«2024 елда инженерлык һәм юл инфраструктурасын тулыландыруны үз эченә алган инвестиция проектларын эшләтеп җибәрүне гадиләштерү буенча чаралар комплексы киңәйтелде. Республика бюджеты хисабына муниципаль сәнәгать паркларында инфраструктура төзелде, бу мәйданчыкларны яңа резидентлар өчен кызыклы итте һәм 150дән артык предприятиене шартлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип сөйләде спикер. 

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда сәнәгать паркларын аккредитацияләү һәм резидентлар тарафыннан дәүләт ярдәменең барлык чараларын кулланырга мөмкинлек бирә торган килешүләргә кул кую процедуралары камилләштерелгән. 

Моннан тыш, «Тәэминатчы көннәре» форматындагы чаралар да үз нәтиҗәлелеген күрсәтте. Шулай итеп, үткәрелгән чаралар нәтиҗәләре буенча 300дән артык КУЭ эре компанияләрне тәэмин итүчеләр булган һәм 3,2 млрд сумнан артык контрактлар төзегәннәр.  

Чаралар комплексын гамәлгә ашыру 2025 елда да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International