Бу хакта «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, төбәктә кече һәм урта эшкуарлык секторы барлык төп күрсәткечләр буенча үскән.
Кече бизнеста эшләүче гражданнар өлеше республика икътисадында эшләүчеләрнең гомуми саныннан 40% ка якынын тәшкил иткән. Актив гражданнар яңа предприятиеләр төзеп, үзмәшгульләр сыйфатында проектлар башлаганнар. Гомумән алганда, 2024 елның гыйнвар-октябрь нәтиҗәләре буенча үзмәшгульләр саны 352,7 мең кешегә кадәр арткан.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 4% ка арткан һәм 176,9 мең берәмлектән артып киткән. Агымдагы елда КУЭ секторында үсеш барлык төп тармаклар буенча күзәтелә. Бу IT, эшкәртү производствосы, туризм, логистика, фәнни-техник өлкә һ.б.
КУЭның сыйфат составында шулай ук уңай үзгәрешләр - урта предприятиеләр саны 7,4% ка һәм кече предприятиеләр саны 4,8% ка арткан.
Наталья Кондратова сүзләренә караганда, уңай нәтиҗәләргә беренче чиратта эшкуарларның үзләре һәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча ярдәм чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ирешелгән.