Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
Киләсе елга бюджет проектын әзерләгәндә хезмәт хакы буенча мәсьәләләр аерым каралды
2013 елның 16 октябре, чәршәмбе
Татарстан парламентында киләсе ел бюджеты проекты буенча фикер алышулар дәвам итә. Бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетында “Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР законы проектын карадылар. Анда ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.
Радик Гайзатуллин депутатларны киләсе ел бюджеты проектының төп параметрлары белән таныштырды, комитет карамагындагы мәсьәләләрнең ничек финансланачагы турында хисап тотты. Ул үз чыгышында 2014 елда федераль бюджеттан сыйныф җитәкчелеге өчен акча килмәячәген, бу максатлар өчен республика бюджетында акча карау зарурлыгын билгеләп үтте.
РФ Президентының май указларын тормышка ашыру максатыннан, 2016 елга республика бюджетында бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү өчен акча күләме 111 млрд. сумга җитәчәген хәбәр итте.
Комитет колачлаган өлкәләргә 2014 ел бюджетында акча бүленешенә килгәндә, эшләр болайрак тора. Җыелма бюджетта белем бирү өлкәсенә - 59,9 млрд. сум (әле монда федераль акчалар кермәгән), мәдәният, кинематография өлкәсенә - 6,4 млрд. сум, массакүләм мәгълүмат чаралары бүлегенә 1,153 млрд. сум акча (аның 541 млн. сумы – вакытлы матбугатка, 581 млн. сумы теле-радио тапшыруларга) карала. 2013 ел белән чагыштырганда, мәгариф өлкәсенә каралган чыгымнар 7,4 млрд. сумга арта.
2014 елда Болгар һәм Свияжск белән бәйле проектны тормышка ашыру өчен 780 млн. сум акча салынган.
Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, бюджет проектын әзерләгәндә министрлык һәм ведомстволар белән эшләнгән, килештерелгән. Хезмәт хакы буенча мәсьәләләр аерым каралган.
Бүген министр депутатларның фән өлкәсендә каралган премияләр өчен акчаның аз каралуы, музыка мәктәпләре биналарын төзекләндерү һәм яңа инструментлар сатып алу, республиканың иҗат берлекләрен финанслау, мәдәният елында узачак чараларны финанслау, ТР Композиторлар берлеге бинасын төзекләндерү белән бәйле сорауларга җавап бирде.
Министр шулай ук алдан язма рәвештә бирелгән сорауларны да җавапсыз калдырмады. “Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре һәм ТР Милли китапханә өчен яңа биналар төзүне финанслау көтеләме?” дигән сорауга ул: “Республика бюджетында капиталь салуларга 9,6 млрд. сум акча каралган. Алар әлегә бүленмәгән. Бу нисбәттән Мәдәният министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән эшләргә кирәк булачак”, - дип җавап бирде.
Аның җавабыннан аңлашылганча, ТР Милли китапханәсенә вакытлы матбугатка язылуны оештыру өчен 3 млн. сум акча арттырылган.
“Республикада балалар бакчалары өчен түләү күпмегә артачак?” дигән сорауга министр: "Монда яхшылап аңлатып бирергә кирәк. Без мәгариф министрлыгы һәм районнар, шәһәрләр белән эш алып бардык. 2013 елда мәктәпкәчә белем бирү системасына 16,3 млрд.сум акча тоту көтелә. 2012 елда бу сумма 12,2 млрд. сум тәшкил итте. 2014 елда кайдадыр 19 млрд. сум акча салынган.
Ата-аналар түли торган акча бик кискен үсә, диләр. Беренчедән, социаль яктан якланган катламнар бар. Әгәр бер кеше башына булган керем 10 мең сумга якынлашса, беренче балага түләү - 132 сумга, икенчесенә 133 сумга арта. Кайбер гаиләләрдә арту булмаячак та. Хәзерге вакытта район һәм шәһәрләр, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә социаль яклау чаралары эшләнә. Республика һәм җирле бюджетларда беренче балага – 20, икенчесенә - 50, өченчесенә 70 процент компенсация каралган”, - дип аңлатты.
Министр фикеренчә, мөмкинлекләре булган кешеләр балалар бакчалары өчен түләргә тиеш. “Әгәр бер кеше башына 20 мең сумнан артык керем чыга икән, беренче балага компенсациядән соң 2255 сум акча түләргә кирәк. Бездә 3-4 мең сум килеп чыкмый”, - диде министр.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Татарстан экспортерлары эре халыкара күргәзмәдә бушлай катнаша ала
Татарстан экспортерларын 2026 елның 14-16 маенда Казанда узачак “Russia Islamic World Cooperation Expo” Халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакыралар.
Казанда яшь эшмәкәрләр өчен үсеш стратегияләре турында түгәрәк өстәл узачак
Беренче апрельдә Казан Эшмәкәрләр йортында “Гранттан тотрыклы бизнеска: яшь эшмәкәрләр өчен үсеш стратегияләре” темасына түгәрәк өстәл узачак.
30
март, 2026 ел
“Гадел билге” маркировкасы системасында Татарстан эшмәкәрләре саны 40% ка диярлек арткан
2025 ел нәтиҗәләре буенча "Гадел билге” товарларны цифрлы маркировкалау дәүләт системасында Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны 5800 тирәсе тәшкил итте. Системаның матбугат хезмәте мәгълүматы буенча бу алдагы елның шул ук чоры күрсәткеченнән 37,6% ка югарырак.
27
март, 2026 ел
Җитештерү бизнесы продукциясен сату базарларын киңәйтү өчен, “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2 апрельдә “Казан Экспо” ХКҮдә (2 нче павильон) ягулык-энергетика комплексы белән тәэмин итүчеләр көне узачак.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз