Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эш төркеме утырышы булды

2024 елның 8 ноябре, җомга

Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе, 10 нчы эш төркеме җитәкчесе М.А.Топилин катнашында Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча 10 нчы эш төркеме утырышы узды.

Доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова чыгыш ясады. Кече һәм урта эшкуарлык секторы үсеше тотрыклы икътисадый һәм социаль үсеш өчен төп әһәмияткә ия, – дип ассызыклады спикер чыгышының башында.

Доклад барышында агымдагы елда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру йомгаклары, шулай ук республикада инвестиция проектлары өчен федераль финанслауны җәлеп итү буенча башкарыла торган эшләр турында мәгълүмат тәкъдим ителде.

2024 елның 9 аена республикада КУЭ секторы уңай динамика күрсәтә. Кече бизнеста эшләүчеләр өлеше икътисадта эшләүчеләрнең гомуми саныннан 40% ка якынын тәшкил итә, бу 788,7 мең кешедән артып китә.

2024 елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстан Республикасында үзмәшгульләр саны 359,9 мең кешедән артып киткән, АПГГ карата 26,3% ка арткан. КУЭ субъектлары саны шулай ук 4% ка арткан, 175 мең берәмлеккә җиткән. Быел барлык төп тармакларда да үсеш күзәтелә. Иң зур үсешне түбәндәгеләр күрсәткән: IT (+110,26%), эшкәртү производствосы (+107,01%), туризм (+106,80%), логистика (+106,66%), фәнни-техник өлкә (+106,24%), кунакханә бизнесы (+105,74%), гомуми туклану (+103,95%), сәүдә (+101,88%) һәм төзелеш (+101,78%). Урта предприятиеләр саны 6,8% ка, кечеләре 4,6% ка арткан. Татарстанда КУЭ ярдәм итүгә зур игътибар бирелә, илкүләм проект нигезендә төзелгән инфраструктура аша финанс һәм финанс булмаган чаралар гамәлгә ашырыла. 2024 елда КУЭ финанс ярдәме күләме 10,3% ка арткан һәм 62,7 млрд сумнан артык тәшкил итә. 2025 елда ярдәм күләме 9 млрд сумга кадәр артачак.

Татарстан Республикасында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин сөйләде.

Татарстан Республикасында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында ике региональ проект гамәлгә ашырыла: «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча системалы чаралар» һәм «Предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга адреслы ярдәм». Беренче проект финанслауны таләп итми һәм «Иң яхшы остазлык практикасы» конкурсын үз эченә ала. «Сакчыл җитештерү»гә юнәлдерелгән икенче проект бизнеска эчке ресурсларны оптимальләштерергә ярдәм итүче региональ компетенцияләр үзәге ярдәмендә тормышка ашырыла. Проектта 264 предприятие катнаша, 5 меңгә якын хезмәткәр укытылган, 252 проект гамәлгә ашырылган. Хезмәт җитештерүчәнлегенең уртача үсеше 65% тәшкил итә. 2023 елда чараларга 94 млн сум бүлеп бирелгән, шуның 76,2 млн сумы – федераль бюджет акчалары. Проектлар «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» федераль проекты кысаларында 2030 елга кадәр озайтылды. 2025 елга 90 предприятиене җәлеп итү планлаштырыла. Барлыгы өч елга 414,4 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла, шулардан 2025 елга – 120,9 млн сум. Декабрьдә субсидияләр бирү өчен РФ субъектларын сайлап алу узачак.

Шулай итеп, КУЭ өлкәсендәге агымдагы нәтиҗәләр һәм федераль инициативаларга ярдәм итү Татарстан Республикасы икътисадындагы уңай тенденцияләр турында сөйли. Бу регионның бизнес-практикасына яңа технологик чишелешләрне кертү һәм алга таба үстерү өчен нигез тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International