Октябрьдә Татарстанда укыту форумы-марафоны тәмамланды. Онлайн форматтагы чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәге тарафыннан оештырылды. Анда 400дән артык татарстанлы катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге җирле селлерларга ярдәм күрсәтү һәм товарларны алга этәрү өчен быел Wildberries онлайн-мәйданчыгында эшләү буенча «PRO Маркетплейс» яңа өйрәтү форум-марафоннарын эшләтеп җибәрделәр.
«Минем бизнес» үзәге экспертлары билгеләп үткәнчә, еш кына онлайн-сатучыларга үз товарларын тәкъдимнәр топына чыгару өчен тәҗрибә һәм маркетинг бюджеты җитми. Нәтиҗәдә яңа уенчыларның шактый өлеше тәҗрибәле көндәшләренә оттыра һәм маркетплейсларда актив эшчәнлекне туктату турында карар кабул итә. Укыту программасы тиз һәм уңышлы старт алуга һәм алга таба үсешкә исәпләнгән.
«Укыту форум-марафоннарын уздыру практикасы Татарстанда 2021 елдан бирле гамәлгә ашырыла. 2022 ел нәтиҗәләре буенча бу практика иң яхшы белем бирү проекты буларак «Минем бизнес» федераль премиясе белән билгеләп үтелде. Форум-марафонда катнашучыларның барысы да файдалы мәгълүмат алуның гадилеген һәм уңайлылыгын билгеләп үтәләр, аны шунда ук гамәлдә кулланырга мөмкин. Әлеге формат ярдәмендә инде 3500 татарстанлы үз кибетләрен маркетплейсларда теркәде һәм уңышлы сату итә», – дип ассызыклады Линара Борһанова - Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директорының беренче урынбасары - «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе
Тыңлаучылар үз товарларының карточкаларын SEO-оптимальләштерүне, яңа сатып алучыларны җәлеп итү өчен реклама инструментларын өйрәнеп, алга этәрү стратегиясен эшләргә һәм сату статистикасын анализларга өйрәнгәннәр. Белемнәрне ныгыту өчен экспертлар реаль мисаллар нигезендә товар карточкаларын анализлаганнар һәм җибәрелгән хаталарны тикшергәннәр.
Wildberries һәм «Маркетплейс.Легко» электрон сәүдә үзәге» АКО белгечләре катнашындагы чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында оештырылган.