Татарстанда эре нефть химиясе компаниясенең «Тәэминатчы көне»ндә 500дән артык эшкуар катнашты

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында эре заказчылар өчен товарлар, эшләр яки хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр сыйфатында бизнесны җәлеп итүдә, шулай ук кооперация чылбырларын үстерүдә һәм яңа сату базарларын үзләштерүдә ярдәм итү максатында уздырылды.
 

Казанда ИТ-парк мәйданчыгында Сибурның «Тәэминатчы көне» узды. Чарага 500дән артык бизнес вәкиле җыелды. Оештыручылар – ТР Икътисад министрлыгы «СИБУР» ҖЧҖ һәм «ЦКР Иннокам» АКО белән берлектә. 
 

Мондый очрашулар предприятиеләр арасындагы диалогта конструктив якын килү индикаторы булып тора һәм эшкуарлык активлыгын арттыру буенча «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының максатларына туры килә.

 

«Республикада эре һәм кече бизнес кооперациясен төзүгә аерым игътибар бирелә. Мисал өчен, ике ел эчендә 21 эре предприятиенең 7 тәэминатчы көне уздырылып, аларда 1250 артык катнашучы – КУЭ субъектлары катнашкан. Мондый чаралар нәтиҗәләре буенча 300дән артык предприятие эре бизнесны тәэмин итүчеләр булган һәм 2 млрд сумнан артык контрактлар төзегән. Мондый очрашулар бик мөһим, алар яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итә, димәк, республикабызның икътисади потенциалын үстерә, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.

 

Спикерлар булып нефть химиясе индустриясенең тәҗрибәле практикалары чыгыш ясады.

 

Чарада катнашучылар экспертлар һәм өлкә белгечләре белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген алды. Эшкуарлар дискуссияләрдә катнаштылар һәм бизнесны үстерү идеяләре белән уртаклаштылар.

 

Шулай ук эшкуарларның компания җитәкчеләре һәм менеджерлары белән якын киләчәккә сатып алулар буенча планнар, аларның шартлары һәм матди-техник ресурслар белән тәэмин итү кысаларында мөмкин булган партнерлык турында фикер алышу мөмкинлеге бар иде.

 

Исегезгә төшерәбез, Тәэмин итүче көне – эре бизнесның республиканың кече җитештерүчеләре белән квартал саен очрашулары. Элегрәк очрашулар төзелеш, машина төзелеше, сәүдә, нефть химиясе компанияләрен, шулай ук республиканың сәнәгать парклары резидентларын үз эченә алган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International