Татарстанда илкүләм проект кысаларында бизнес өчен яңа хезмәт ачылды

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

«Минем бизнес» үзәге Татарстан эшкуарларыннан «Бизнес өчен болыт кассасы» дигән яңа хезмәткә гаризалар кабул итә башлады. Хезмәт күрсәтү email һәм SMS буенча физик затлар белән исәп-хисаплар вакытында 25% ка кадәр ташлама белән 54-ФЗ нигезендә чеклар җибәрү өчен болыт кассасын арендалауны үз эченә ала. Ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Болыт кассасы сайтта түләүләрне интернет-эквайринг аша, түләү сылтамасы, QR-код, СБП һәм вендинг терминалында кабул итәргә мөмкинлек бирә. CMS-системалар (Tilda, WordPress, Битрикс, InSales һ.б.), CRM-системалар (AmoCRM, Мегаплан, Битрикс 24 һ.б.) белән интеграцияләнә, эре банкларның интернет-эквайрингын хуплый.

Мондый касса 24/7/365 автоматик режимда эшли. Digitalkassa сервисының шәхси кабинетында һәр чекның статусын күзәтергә һәм, ниндидер чек хата белән сугылган булса, коррекция чекларын ясарга мөмкин.

Хезмәт күрсәтү үзмәшгульләр һәм НПД эшләүче шәхси эшкуарларга туры килми. 

Хезмәттән файдалану өчен түбәндәге документлар кирәк булачак: партнер картасы, ИНН, ЭЦП.

Гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында сылтама аша бирергә мөмкин.  

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International