Татарстаннан 3 эшкуар яшьләр проектлары акселераторында катнашты

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

«Создай НАШЕ» конкурсында җиңүчеләр «КУЭ: Яшьләр проектлары акселераторы» ярышларын уңышлы үттеләр. Программада 2024 елның язында узган конкурс сайлап алу йомгаклары буенча иң яхшылардан булган 20 төбәктән 30 кеше катнашты. Татарстанны 3 катнашучы тәкъдим итте. 

Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында катнашучылар саны буенча Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург лидер булды — 3әр кеше. Калган төбәкләрдән 2 катнашучы катнашты.

«12 июльдә старт алган «КУЭ: яшьләр проектлары акселераторы» программасы без Стратегик инициативалар агентлыгы белән берлектә үткәргән «Создай НАШЕ» конкурсының дәвамы булды. Бәйгедә катнашу нәтиҗәсендә илнең иң яхшы 30 яшь эшкуары, яшь булуларына карамастан, үзләре турында яңгыратып белдерә алдылар. Безнең акселератор төрле өлкәләрдә катнашучыларны җыйды: 6сы — кием-салым һәм аксессуарлар җитештерү, 2се – почта яки интернет аша ваклап сату. Калган өлкәләр уникаль һәм кабатланмый, бу шул исәптән умартачылык, махсус киемнәр җитештерү, парфюмерия һәм косметика чаралары җитештерү, балалар һәм өлкәннәр өчен белем бирү һәм башкалар. Программа башланганчы сатулары булган компанияләрнең кереме уртача 30% ка арткан», — дип билгеләде КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.

«КУЭ: яшьләр проектлары акселераторы» программасында катнашучылар арасында күпчелеге (23 кеше) шәхси эшкуарлар яисә 2 яшьтән артык булмаган компанияләр вәкилләре. Тагын 7 катнашучы – 14 яшьтән 28 яшькә кадәрге физик затлар, ШЭ яки 2024 елның 1 мартына кадәр теркәлгән юридик затларны гамәлгә куючылар.

Яшьләр проектлары акселераторында Татарстаннан органик ашлама, мебель һәм декор әйберләре, шулай ук металлдан бизәнү әйберләре җитештерү проектлары белән 3 эшкуар катнашты. 

«Создай НАШЕ»  федераль конкурсы – Яшь эшкуарларга ярдәм агентлыгы эшен дәвам иттерү ул. Без акселератордан соң катнашучыларның нәтиҗәләреннән канәгать: аларның күбесе керемнең күп тапкыр артуын, проектның һәм матди базаның сыйфатлы яхшыруын күрсәтте. Бу киләсе елга конкурсны дәвам итү турындагы карарның дөреслеген раслый», – дип билгеләп үтте СИА «Яшь профессионаллар» юнәлеше директоры Александр Вайно.

Исегезгә төшерәбез,«Создай НАШЕ»  конкурсы финалы 22 апрельдә булды. Аны КУЭ корпорациясе һәм Стратегик инициативалар агентлыгы оештырды һәм үткәрде. Йомгак ясау тантанасында 30 җиңүченең исеме аталды. Аларның һәркайсы үз бизнесын үстерүгә 1 млн сум күләмендә грант, шулай ук «КУЭ: яшьләр проектлары акселераторы» программасын узу мөмкинлеген алды. КУЭ ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International