«Гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү буенча эш бирүчеләрнең иң яхшы корпоратив практикасы (программасы)» республика конкурсын үткәрү турында

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 27 июнендәге 756 номерлы карары белән расланган 2023-2025 елларга Татарстан Республикасында туучылар санын арттыру буенча региональ программаны (чаралар планын) гамәлгә ашыру кысаларында «Гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү буенча эш бирүчеләрнең иң яхшы корпоратив практикасы (программасы)» республика конкурсы (алга таба – Конкурс) үткәрелә.  Конкурсның максаты – Татарстан Республикасындагы оешма җитәкчеләрен балалы хезмәткәрләр өчен уңайлы социаль-хезмәт шартлары булдыруга этәрү.

Конкурста корпоратив мохиттә гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген үз үрнәгендә күрсәтергә әзер булган милек рәвешләренә, оештыру-хокукый рәвешләренә, тармакка һәм икътисадый эшчәнлекнең гамәлгә ашырыла торган төрләренә бәйсез рәвештә оешмалар катнаша ала, чөнки оешмада гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү гармонияле атмосфера тудырырга ярдәм итә, хезмәткәрләрнең кызыксынуын арттыра һәм команда рухын ныгыта.

Конкурста катнашу бушлай, ирекле нигездә башкарыла.

Конкурста катнашу өчен гариза һәм документлар 2024 елның 15 октябренә кадәр, «Республика конкурсына документлар» - «Гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү буенча эш бирүчеләрнең иң яхшы корпоратив практикасы (программасы)» тамгасы белән, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына почта элемтәсе оешмалары аша кәгазьдә яисә mtsz.tatarstan.ru электрон почтасы адресына тапшырыла.
 

Конкурста катнашу шартлары һәм үткәрү тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән Министрлык сайтында танышырга мөмкин: https://mtsz.tatarstan.ru/respublikanskiy-konkurs-luchshaya-korporativnaya.htm.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8(843) 557-21-23, 557-21-15.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International