Татарстан эшкуарлары илкүләм проект буенча электрон документлар әйләнеше системасына бушлай керә алачак

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә бер календарь елга электрон документ әйләнеше сервисына (ЭДӘ) бушлай керү мөмкинлеген бирү буенча хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итә башлады. 2023 елда программа буенча ярдәмнән 200дән артык эшкуар файдаланган.

«Минем бизнес» үзәге белгечләре җитештерү чыгымнарын киметү, бизнес-процессларны тәртипкә китерү һәм тизләтү коралы буларак эшкуарлар өчен цифрлы документ әйләнеше сервисларының мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Хезмәт күрсәтү 1 елга мәгълүматлар тапшыру сервисына керү мөмкинлеген һәм контрагентлар белән үзара эш итү өчен чыга торган документлар пакетын (600 данәгә кадәр) үз эченә ала.

ЭДӘ түбәндәге мөмкинлекләрне бирә:

  • документларны цифрлы рәвештә алу, төзү, эшкәртү, җибәрү;
  • архив алып бару, бердәм документлар базасын формалаштыру;
  • башка шәһәрләрдән контрагентлар белән килешүләр төзү;
  • офистан тыш килешүләргә кул кую;
  • хисаплылык тапшыру өчен документлар пакетларын әзерләү.

«Минем бизнес» үзәгеннән ярдәм программасында катнашу өчен МСП. РФ цифрлы платформасына гариза бирергә кирәк.

Заявканы карау нәтиҗәсен эшкуар шәхси кабинетында МСП.РФ цифрлы платформасында күзәтә алачак. Хезмәт турында күбрәк мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90. 

Исегезгә төшерәбез, ярдәм программалары «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» төбәк үзәге базасында гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International