Татарстанда муниципалитетларда җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыруның гамәли мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 20 сентябре, җомга

Чара барышында җайга салу йогынтысын бәяләү кысаларында проектларга сыйфатлы анализ үткәрү һәм тиешле бәяләмәләр әзерләү мәсьәләләре, шулай ук процедураны гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган проблемалар турында фикер алыштылар.

Семинар кысаларында шулай ук муниципаль берәмлекләрнең һәм шәһәр округларының рәсми сайтларына җайга салу йогынтысын бәяләү һәм муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза ясауга кагылышлы бүлекләрнең тулылыгы һәм сыйфаты ягыннан анализ ясалды. Ьайга салу йогынтысын бәяләү һәм экспертиза буенча эштә акцентлар һәм өстенлекләр куелды.

Мондый өйрәтү чаралары муниципаль берәмлекләр (шәһәр округлары) дәрәҗәсендә җайга салу йогынтысын бәяләү механизмын үстерү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән, алар даими рәвештә үткәрелә, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Илнур кызы Исмәгыйлова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International