Татарстанда муниципалитетларда җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыруның гамәли мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 20 сентябре, җомга

2024 елның 20 сентябрендә Татарстан Икътисад министрлыгы тарафыннан республика муниципаль берәмлекләре белгечләре өчен җайга салу йогынтысын бәяләү механизмын үстерү мәсьәләләре буенча онлайн-семинар уздырылды. 

Семинарда катнашучылар җайга салу йогынтысын бәяләү кысаларында проектларга сыйфатлы анализ үткәрү һәм тиешле нәтиҗәләр әзерләү мәсьәләләре, шулай ук процедураны гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган проблемалар турында фикер алыштылар. 

«Без җаваплы белгечләрне урыннарда даими нигездә укытабыз. Белем бирү программасы муниципаль берәмлекләр (шәһәр округлары) дәрәҗәсендә җайга салу йогынтысын бәяләү механизмын үстерү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлева.

Семинар кысаларында шулай ук муниципаль берәмлекләрнең һәм шәһәр округларының рәсми сайтларына җайга салу йогынтысын бәяләү һәм муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза ясауга кагылышлы бүлекләрнең тулылыгы һәм сыйфаты ягыннан анализ ясалды.  Ьайга салу йогынтысын бәяләү һәм экспертиза буенча эштә акцентлар һәм өстенлекләр куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International