Гөлназ Исмәгыйлова радиостанция эфирында административ басымны киметү инструментлары турында сөйләде

2024 елның 20 сентябре, җомга

Бүген Business FM радиосы эфирында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова төбәктә административ басымны киметү инструментлары һәм профилактик чаралар үсеше турында сөйләде.

 

Тыңлаучылар тикшерүгә мораторий кысаларында Татарстанда аларның саны 4 тапкырга кимүен белделәр. Шул ук вакытта профилактик чаралар саны 2 гә арткан.

 

«Без хакимият органнарының контроль-күзәтчелек функциясенең трансформациясен күрәбез – тикшерүләр саны минималь, акцентлар профилактика ягына авышкан», – дип уртаклашты спикер.

 

Сөйләшү темаларының берсе күзәтчелек өлкәсендәге цифрлы сервислар булды. Министр урынбасары профвизит үткәрүгә язылу өчен каналлар һәм сервислар, шулай ук республика эшләнмәләре – «Сыналган бизнес» контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә файдалы белемнәр һәм сервисларның түләүсез платформасы һәм дистанцион онлайн-тикшерүләр уздыру өчен  «Инспектор» мобиль кушымтасы турында сөйләде.

 

Моннан тыш, Гөлназ Исмәгыйлова эшкуарларның дәүләт кабул иткән карарларга йогынты ясый һәм норма иҗат итүдә катнаша алуларын искәртте. Моны норматив-хокукый актларга экспертиза һәм бәяләү кысаларында, мәсәлән, гавами консультацияләрдә катнашып эшләргә мөмкин.

 

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган тикшерүләргә мораторий, бизнеска ярдәм итү чаралары турында консультацияне «Минем бизнес» үзәгенең «кайнар линия» номеры буенча алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.
 

Business FM радиостанциясендә (ешлыгы 93,5 FM) интервью киләсе атнада чыгачак. Төгәл датаны өстәмә хәбәр итәрбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International