Партнерлык финанслары буенча экспериментта катнашучылар реестрына тагын бер оешма кертелде

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Партнерлык финанслары буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру өчен махсус җайга салу билгеләү буенча экспериментта катнашучылар реестрына тагын бер оешма – «Тимер Банк» АҖ өстәлде. Реестрга кертү тәртибе Россия Банкы тарафыннан билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, партнерлык финанслары буенча эксперимент 2023 елның 1 сентябреннән 2025 елның 1 сентябренә кадәр дүрт сынау төбәге: Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасы, Чечня Республикасы һәм Дагыстан Республикасы территориясендә уза. Ул базарда катнашучыларның яңа финанс инструментлары белән кызыксынуын бәяләргә һәм Россия гражданнарына, шулай ук кече һәм урта бизнеска хезмәт күрсәтү мөмкинлеген киңәйтергә ярдәм итәчәк.

Бүгенге көндә Россия Банкы реестрында барлыгы 23 оешма бар, шуларның 17се Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып бара һәм ислам финанс продуктлары белән тәэмин итә. Болар: Сбербанк ГАҖ, «ТБанк» АҖ, «АК БАРС» БАНК» ҖАҖ, «Амаль» ҖБ, «Иджара-лизинг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» КО МКК, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, «Татарстан Республикасы РЛК» АҖ һәм башка оешмалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International