Илкүләм проект буенча ярминкәдә Татарстан үзмәшгульләре 3 млн.сум акча эшләгән

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Бәйрәм ялларында, 29 августтан 31 августка кадәр, Татарстанда үзмәшгульләр продукциясе ярминкәсе узды. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Бауман урамында республиканың 120 үзмәшгульенә бушлай сәүдә урыннары бирелде. 

Казанның туристлар урамы өч көнгә бөтен республикадан үзмәшгульләр җитештергән товарларны сату урынына әверелде. «Мин бит инде ул Татарстан» бренды астындагы ярминкә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында узды һәм катнашучыларга 3 млн.сум табыш алырга мөмкинлек бирде. 

Үзмәшгульләр бушлай җиһазландырылган сәүдә урыннарында бизәнү әйберләре, картиналар, өй текстиле, микро-яшеллек, кондитер әйберләре, косметика, өй өчен декор, сумкалар, уенчыклар, агач савыт-саба, кием-салым, открыткалар, бәйләнгән әйберләр, хуш исле шәмнәр һәм башка бик күп әйберләрне тәкъдим иттеләр.

«Татарстан үзмәшгульләре чыгара торган товарлар линейкасы арта бара. Һәр ярминкәне ниндидер яңалык каршы алырга мөмкин. Мәсәлән, быел ярминкәдә катнашучыларның берсе милли колоритлы күп кенә товарлар саткан. Катнашучылар тәкъдим иткән продукциянең сыйфаты һәм локальлеге, еш кына кулдан җитештерүе аерылып тора. Һәм безгә җирле товарлар турында төбәк һәм федераль дәрәҗәдә белүләре мөһим – моңа охшаш ярминкәләр, үзмәшгульләр продукциясен маркетплейсларга чыгару буенча хезмәтләр, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында үзмәшгульләр өчен мөмкин булган белем бирү модульләре ярдәм итә, – дип сөйләде Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова. 

Ярминкәдә катнашу бушлай һәм товар сату күнекмәләрен камилләштерү өчен мөмкинлекләр ача. Үзмәшгульләр яңа сатып алучыларны таба, хезмәттәшләре белән файдалы элемтәләр урнаштыра һәм турыдан-туры сату күнекмәләрен үзләштерә ала. 

«Минем ярминкәләрдә катнашу тәҗрибәм зур. Гадәттә ярминкәләр эре төбәк вакыйгаларының бер өлешенә әверелә. Оештыручылар һәрвакыт кунаклар трафигын тәэмин итә. Минем өчен, беренче чиратта, бу үз брендым турында сөйли алырлык, яңа сатып алучылар таба алырлык мәйданчык булып тора. Шулай ук үзеңне бизнес-идеяләре һәм үз тәҗрибәләре булган фикердәшләр һәм талантлы кешеләр даирәсендә тою да күңелле. Без аралашабыз, бер-беребез белән уртаклашабыз. Оештыручыларга мондый чараларны үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип уртаклашты ярминкәдә катнашучыларның берсе – Кәшапов Камил.

Үзмәшгуль үз бренды астында кием чыгара. 

Чара РФ Президенты инициативасы белән башланган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге тарафыннан оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International