Халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләүнең Президент программасы тыңлаучыларының яңа төркеменең оештыру җыелышы узды

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
2013 елның 14 октябрендә Казан (Идел буе) федераль университетының актлар залында Халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләүнең Президент программасы тыңлаучыларының яңа төркеменең оештыру җыелышы узды. Яшь идарәчеләр өчен әлеге чара 2013/2014 уку елының башлануын аңлатты. Барлыгы 185 кеше укырга кереште. Җыелышта КФУның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Рияз Минзарипов, Идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасы җитәкчесе, КФУның Идарә һәм территориаль үсеш институты директоры Наилә Баһаветдинова, Идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасы җитәкчесе урынбасары Михаил Одиноков һәм Идарәче кадрларны әзерләүне оештыру буенча Татарстан төбәк комиссиясе җаваплы секретаре Наил Мадиев катнашты. Татарстан Республикасында Президент программасын 16 ел гамәлгә ашыру дәвамында республиканың 1936 идарәче кадры яңа һөнәри әзерлек узды, дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Наил Мадиев. 285 кеше чит илләрдә стажировкада булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International