Татарстанда яңа индустриаль парк РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында аккредитация алды

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстанның Зеленодольск районындагы «Тура 2.0» яңа индустриаль паркына аккредитация бирүне раслады. Аккредитация резидентларга ярдәм чаралары һәм преференцияләр күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.   

Яңа индустриаль парк «Инфраструктура үсеше лидерлары» федераль ведомствосы программасы кысаларында төзелгән. Программада катнашу паркка территорияне үстерү өчен кирәкле масштаблы инфраструктура проектларын федераль бюджет акчалары исәбеннән гамәлгә ашыру мөмкинлеген бирә. 

Парк 100 гектарга якын мәйданны били. Инженерлык челтәрләре комплексы агымдагы ел ахырында файдалануга тапшырылачак. Булачак резидентлар үз проектларына якынча 17 миллиард сум инвестицияләргә планлаштыралар. Предприятиеләр эшләтеп җибәрелгәннән соң анда 1500гә якын эш урыны булдырылачак. Эре инвесторлар арасында «Славица» туңдырма фабрикасы, «НЭФИС» КТ, Ростсельмаш һәм башкалар бар.

«Бүген Казан агломерациясе чикләрендәге гамәлдәге индустриаль паркларның тулаем тулу дәрәҗәсе югары, бу әлеге территориядәге яңа индустриаль паркны инвесторлар өчен кызыклы итә», – дип сөйләде икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова. 

Ул билгеләп үткәнчә, паркта теләсә нинди яңа производствоны тиз арада эшләтеп җибәрү өчен шартлар тудырылачак – 2026 елда җитештерү-склад биналары торгызылачак.

Исегезгә төшерәбез, республикада Татарстан Рәисе йөкләмәсе буенча сәнәгать парклары резидентларына һәм идарәче компанияләренә ярдәм чаралары комплексы эшли, бу– салым преференцияләре, ташламалы финанс программалары, лизинг, субсидияләр һәм башка чаралар, шул исәптән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 

Гамәлдәге чаралар җыелмасы нәтиҗәсендә Татарстанда сәнәгать паркларының тулыланышы 2024 елда 74,5% тәшкил иткән. Бүген республиканың 37 районында һәм ике шәһәр округында 103 сәнәгать паркы үз эшчәнлеген алып бара, аларда 1 700 резидент урнашкан, алар тарафыннан 67,6 меңнән артык эш урыны булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International