Татарстанда 200гә якын компания «социаль предприятие» статусын йөртә

2024 елның 31 августы, шимбә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кече һәм урта эшкуарлык субъектларын социаль предприятиеләр дип тану буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Комиссиядә 6 эшкуарның документлары каралды, Татарстанда барлыгы 191 компаниянең «социаль предприятие» статусы бар.

«Социаль предприятие» статусын, нигездә, социаль яктан зәгыйфь категориядәге гражданнар эшкә урнаштырылган эшкуарлар, яисә мондый эшкуарлар мондый гражданнар җитештергән товарларны (эшләр, хезмәтләр) сата, яисә мондый гражданнар өчен товарлар (эшләр, хезмәтләр) сата торган эшкуарлар, шулай ук җәмгыятькә файдалы эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр, бигрәк тә балаларның ялын, сәламәтләнүен һәм үсешен тәэмин итүчеләр, мәдәни-агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр һәм башкалар  алырга мөмкин. Моннан тыш, 2023 елдан инвалид булган һәм хезмәткәрләрне җәлеп итмичә эшчәнлек алып барган шәхси эшкуар да социаль предприятие була ала.

«Социаль предприятие» статусы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары комплексына керү мөмкинлеген бирә: ташламалы финанслау, махсуслаштырылган белем бирү программалары, милек ярдәме, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль милекне ташламалы шартларда арендалау.

«Социаль предприятие» статусын алуга заявканы ел ахырына кадәр бирергә мөмкин. Шартлар белән МСП.РФ цифрлы платформасында танышырга мөмкин.

«Социаль предприятие» статусын бирү мәсьәләләре буенча «Минем бизнес» үзәгенә +7 (843) 222-90-60 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында социаль предприятиеләргә ярдәм Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында төбәкнең Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International