Татарстаннан 4 компания Идел буе федераль округында «Ел экспортеры» Бөтенроссия конкурсының округ этабында җиңүче булды

2024 елның 30 августы, җомга

«Ел экспортеры» Бөтенроссия премиясенең бердәм округ конкурс комиссиясе Идел буе федераль округында җиңүчеләрне билгеләде, алар арасында Татарстан Республикасыннан 4 компания бар. 

Идел буе федераль округының иң яхшы экспортерларын бүләкләү Уфада узды. Федераль министрлыклар, Россия экспорт үзәге, ВЭБ.РФ, «Илкүләм өстенлекләр» АКО вәкилләреннән торган эксперт комиссиясе 20 номинациядә 58 призерны сайлап алды.

Призлы урыннарны Татарстан Республикасыннан 4 компания яулады:

«Машина төзелеше өлкәсендә ел экспортеры» номинациясендә 2 урынны «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе алды.

«Ел трейдеры» номинациясендә кече һәм урта бизнес арасында Татарстаннан «ПАРТНЕР ЭКСПОРТ» ҖЧҖ компаниясе танылды. Шундый ук номинациядә, әмма эре предприятиеләр арасында шулай ук республика вәкиле – «ПродЭкс» ҖЧҖ җиңде. Компания тагын бер – «Яңа география» номинациясендә лидер булды, шул ук номинациядә 3 нче урында Татарстанның тагын бер эре бизнес вәкиле – «Нәфис Косметикс» АҖ. Нәфиснең генераль директоры Лаврикова Динә «Иң яхшы хатын-кыз экспортер» номинациясендә билгеләп үтелде.

«Ел экспортеры» премиясе Россия Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә куелган. Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләү ике этапта уза. Башта һәр федераль округ дәрәҗәсендә, ә аннары округ этабы нәтиҗәләре буенча беренче урыннарны алган компанияләр арасыннан конкурсның федераль дәрәҗәдәге җиңүчеләре һәм призерлары сайлап алыначак.

Исегезгә төшерәбез, чит ил базарларында эш башларга теләүче яки планлаштыручы җитештерүчеләргә ярдәмне «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес»үзәге һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Экспортка ярдәм итү үзәге гамәлгә ашыра.  Хезмәтләрне һәм ярдәмне «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча эшләнгән «Минем экспорт» цифрлы платформасында алырга мөмкин.

Эшкуарларга ярдәм итүнең актуаль чаралары турында мәгълүматны Татарстан Республикасында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International