Агымдагы елда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган программага Татарстанда 100 якын гариза керде. Региональ этапта Казан шәһәреннән «Чигелгән бәхет» («Вышитое счастье») проекты белән Власова Наталья җиңүче булды. Аңа йорт өчен җитен эшләнмәләр остаханәсен үстерүгә 100 мең сум күләмендә грант тапшырылды.
«Программа балигъ булмаган балалары булган яки декретта утырган һәм үз бизнесларын эшләтеп җибәрергә яки үстерергә теләгән хатын-кызларга юнәлдерелгән. Катнашучылар старт өчен кирәк булганның барысын да ала: укулар уза, бизнес-план яза, фикердәшләр таба. Төбәк этабының иң яхшы проектлары 100 мең сумлык грант һәм продукцияне алга этәрүдә ярдәм ала, ә федераль этап җиңүчеләре — 1 миллион сумга кадәр грант һәм партнерлык тәкъдимнәре буенча ярдәм ала», – дип аңлата РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова.
4 көн дәвамында катнашучылар өчен экспертлар һәм менторлар белән белем бирү интенсивы оештырылды. Гамәлдәге бизнеска анализ ясалды һәм яңа бизнес-идеяләр яшәешенә диагностика ясалды, катнашучыларның шәхси компетенцияләре тикшерелде. Экспертлар кызларга нәтиҗәле команда формалаштыру ысуллары турында сөйләделәр, конкурентлы мохитне анализлау методикасы, максатчан аудиторияне тикшерүнең заманча алымнары белән таныштырдылар. Региональ этап кысаларында проектларны яклау булды.
100 мең сум күләмендә грантны – чигүле йорт өчен җитен текстиль остаханәсе алды. Икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова җиңүчене бүләкләде.
Ул Татарстанда «Эшкуар әни» федераль программасының төбәк этабы республика Икътисад министрлыгы ярдәме белән инде 11 нче ел узуын сөйләде.
Наталья Кондратова ассызыклаганча, программа Гаилә елында аеруча актуаль һәм хатын-кызларга бизнеста ярдәм итүгә һәм адаптацияләүгә юнәлдерелгән.
«Программада катнашучылар әни һәм эшкуар ролен ничек уңышлы алып барырга, көн саен катлаулы карарлар кабул итәргә һәм балаларны тәрбияләүгә вакыт бүлергә икәнен үз мисалларында күрсәтәләр. «Эшкуар әни» программасында катнашу тәҗрибәсе бизнес үсешендә киләсе этап булачак һәм кызларны яңа идеяләргә рухландырачак. Без, үз чиратыбызда, Татарстан әниләре киләчәктә дә үз бизнесларын уңайлы башлап җибәрә һәм киңәйтә алсын өчен ярдәм чараларын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкбез», – дип билгеләде министр урынбасары.
Региональ этапта җиңүче шулай ук Татарстанны конкурсның федераль этабында тәкъдим итү һәм 1 айга iDialogue чит телләрне өйрәнү платформасына бушлай керү мөмкинлеген алды. Башка катнашучыларны ВКонтакте социаль челтәрендә проектларны алга этәрүгә акчалата сертификатлар, эксперт комиссиясеннән тамашачылар симпатиясе призлары белән бүләкләделәр.
Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» үзәге тарафыннан үткәрелә, «Эшкуар әни» программасы Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова инициативасы белән оештырылды.
«Эшкуар әни» программасын оештыручы – Россия Икътисадый үсеш министрлыгы.
Проектны оештыруда ярдәм күрсәтүчеләр: «Безнең киләчәк» фонды, Россия хатын-кызлар берлеге катнашында КУЭ корпорациясе.
Программаның операторы – «Синем бизнес – минем мөмкинлекләр» АКО.
Проектның генераль партнеры – Wildberries маркетплейсы.
Банк-партнер – СБЕР.
Проектның партнерлары – ВКонтакте социаль челтәре һәм iDialogue IT-платформасы.
Татарстан Республикасында программа партнерлары: Олеся Мостаева остаханәсе, «Кидспейс» балалар шәһәре, «ЯРАТАМ» татар күңеле белән табигый косметика бренды, «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» ассоциациясе һәм Татарстанда социаль эшкуарлыкны үстерү буенча хатын-кызлар комитеты.