КПРФ фракциясе якындагы елларга ТР бюджеты проектын карады

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясенең киңәйтелгән утырышы үтте, аңа республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм җаваплы вәкилләре чакырылган булган.
Депутат-коммунистлар алар белән бергә “2014 нче елга һәм 2015, 2016 нчы еллар планлы чорына ТР бюджеты турында” ТР законы проекты хатында фикер алыштылар.
Фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов утырышны ачканда билгеләп үткәнчә, фракция республика өчен мөһим мәсьәләләрне Дәүләт Советында карау алдыннан башкарма хакимият органнары җитәкчеләре катнашында традицион рәвештә киңәшмә форматында киңәйтелгән утырыш уздыра.
Якындагы өч елга республиканың социаль-икътисади үсеше фаразлары белән ТР икъисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева таныштырды.
ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин республика бюджеты проектының төп күрсәткечләрен тәкъдим итте. Ул, закон проекты турында сөйләшүгә җитди һәм җаваплы якын килүе, конструктив тәкъдимнәр һәм конкрет киңәшләр өчен, ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясенә рәхмәт белдерде.
Республика бюджеты проекты турында сөйләшкәндә, Дәүләт Советы депутатлары Хафиз Миргалимов, Валентин Кострин, Альберт Бикмуллин, Рафаэль Нуретдинов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауны финанслау мәсьәләләрен, асфальт юлларның җитмәү һәм хәзерге юлларның сыйфатсыз булу проблемаларын күтәрделәр. Шулай ук республика бюджетыннан өстәмә финанслауны таләп итә торган конкрет мәсьәләләр күтәрелде – депутатлар Җәлил бистәсен су белән тәэмин итү перспективалары, халыкка канәгатьләндерерлек булмаган медицина хезмәтен күрсәтү сыйфаты, Түбән Каманың яңа микрорайонында мәктәп төзелеше планы, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү программасы, республика предприятиеләрендә куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне яклау нәтиҗәлелеге, торак-коммуналь хуҗалыгы системасы реформасы нәтиҗәләре һ.б. белән кызыксынды.
Республика министрлыклары вәкилләре парламентарийларның сорауларына җавап бирде.
Утырыш тәмамлангач, фракция әгъзалары ММЧ вәкилләре белән очрашты, алар катнашында “2014 нче елга ТР бюджеты турында. КПРФ фракциясе фикере” матбугат-конференциясе булды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International