Татарстан экспортерларының сорауларына РФнең Эфиопиядәге сәүдә вәкиле җавап бирәчәк. Африка илләре базарларын үзләштерүгә багышланган вебинарлар «Кече һәм урта эшкуарлык» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары кысаларында уза.
Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә, августта Африка илләрендә Россия Федерациясенең сәүдә вәкилләре белән вебинарлар үткәрә. Узган атнада Татарстан эшкуарлары өчен Россиянең Марокко һәм Нигериядәге сәүдә вәкилләре катнашында шундый ук вебинарлар узды инде.
Иртәгә спикер яңа экспорт базарларына чыгу һәм үзләштерү мөмкинлекләре, экспортерлар очрашырга мөмкин булган киртәләр, Африка илләре бизнесы вәкилләре белән хезмәттәшлектә милли һәм мәдәни үзенчәлекләр турында сөйләячәк.
Теркәлү өчен сылтама https://forms.gle/pmh3BLwctzXXh8ZR8. Вебинарга сылтама теркәлгән катнашучыларга электрон почтага җибәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, чит ил базарларында эш башларга теләүче яки планлаштыручы җитештерүчеләргә ярдәмне «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес»үзәге һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Экспортка ярдәм итү үзәге гамәлгә ашыра. Хезмәтләрне һәм ярдәмне «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча эшләнгән «Минем экспорт» цифрлы платформасында алырга мөмкин.
Эшкуарларга ярдәм итүнең актуаль чаралары турында мәгълүматны Татарстан Республикасында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.