Наталья Кондратова эш төркеме утырышын уздырды

2024 елның 16 августы, җомга

Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова төбәк икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышын уздырды. Эш төркемендә катнашучылар республикада эшкуарлыкны үстерүнең максатчан күрсәткечләренә ирешү, шулай ук экспортка юнәлтелгән предприятиеләргә ярдәм итү турында фикер алыштылар.

Министр урынбасары, республикада КУЭ субъектлары саны 2024 елның 10 августына 171,5 мең тәшкил итә, дип сөйләде. Узган айга карата үсеш 101,6% яки 2,7 мең эшкуар тәшкил итә, узган елның шушы чорына карата — 105,2% яки 8,4 мең. КУЭ эшләүчеләр саны 769,3 мең кеше тәшкил итә. Ел башына үсеш 102,0% яки 14,9 мең кеше булган.

Анда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлеге күрсәткечләре һәм аларның урыннардагы динамикасы – мәшгульләр саны, икътисадый актив үзмәшгульләр өлеше һәм башка күрсәткечләр каралды. Наталья Кондратова эшкуарлыкның активлыгы өчен шартлар тудыру буенча комплекслы эшнең уңай нәтиҗәләрен билгеләп үтте һәм әлеге күрсәткечләрне үстерү резервларына аерым игътибар бирергә тәкъдим итте. 

Шулай ук утырышның темасы республиканың экспортка юнәлтелгән компанияләренә ярдәм итү чаралары да булды. Татарстанда ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Экспортка ярдәм итү үзәге эшләве билгеләп үтелде. Үзәк кече һәм урта эшкуарлык субъектларына экспорт килешүенең барлык стадияләрендә ярдәм күрсәтә: тышкы икътисадый эшчәнлек һәм укыту мәсьәләләре буенча база консультацияләреннән алып партнер эзләүгә кадәр, КУЭ бизнес-миссияләрдә һәм Россиядә, шулай ук чит илләрдә халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыруга кадәр. Шулай ук эшкуарларга продукцияне мәҗбүри таләпләргә туры китерү (стандартлаштыру, сертификацияләү, кирәкле рөхсәтләр) һәм чит илләрдә интеллектуаль милекне яклауны тәэмин итү, шул исәптән патент алу буенча хезмәт күрсәтүләр дә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, чит ил базарларында эш башларга теләүче яки планлаштыручы җитештерүчеләргә ярдәмне «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес»үзәге һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Экспортка ярдәм итү үзәге гамәлгә ашыра.  Хезмәтләрне һәм ярдәмне «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча эшләнгән «Минем экспорт» цифрлы платформасында алырга мөмкин.

Эшкуарларга ярдәм итүнең актуаль чаралары турында мәгълүматны Татарстан Республикасында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International