Татарстанда «Авылда яшьләр эшкуарлыгы акселераторы» старт ала

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 8 августтан 9 августка кадәр «Авылда яшьләр эшкуарлыгы акселераторы» проектының беренче этабы узачак. 

Спикер булып сертификацияләнгән бизнес-тренер, БДБ илләре өчен «Бизнес акселерациясе» программасы авторы Наталья Никитина чыгыш ясаячак.

Тәҗрибәле остаз программада катнашучыларга үз эшен урыннарда үстерү мөмкинлекләре турында сөйләячәк, агросәнәгать комплексы өлкәсендә яшьләрнең проектлары һәм инициативалары белән эшләү өчен инструменталь карта әзерләүдә ярдәм итәчәк.

Көндезге укудан соң 22 августта онлайн-курс узачак. 7 сентябрьдә яшь эшкуарлар катнашында open-space market йомгаклау чарасы булачак.

Чараны оештыручы – «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» региональ иҗтимагый оешмасы. Проект Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Катнашуга гаризаны электрон почтага җибәрергә мөмкин: amo-rt@mail.ru.

Элемтә өчен телефон: 8-987-285-15-39

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында бизнеска һәм үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы ярдәм институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International