Татарстан эшкуарлары профилактик визитка һәм контроль органнары консультациясенә Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша языла ала

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

«Дәүләт хезмәтләре» порталында яңа функционал – профилактик визит һәм контроль (күзәтчелек) органнары консультацияләрен уздыруга онлайн-язылу мөмкинлеге барлыкка килде. Яңалык бизнесның тикшерүче органнар белән оператив хезмәттәшлеген тәэмин итәчәк.

«Контрольдә тотылучы затлар белән максималь уңайлы форматта хезмәттәшлек итү контроль-күзәтчелек эшчәнлеген реформалау кысаларында Хөкүмәтнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Бүген «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинет аша эшкуарлар предприятиедә профилактик визит уздыруга яки аннан баш тартуга гариза җибәрә, профилактик чара нәтиҗәләре буенча бәя куя алалар. Шулай ук шәхси кабинетта контроль органнары консультациясен сорарга була», - дип сөйләде икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова.

Консультациягә гариза биргәндә эшкуарлар үзара хезмәттәшлек итүнең уңайлы форматын сайлый ала: телефон аша, «МП Инспектор» кушымтасы аша дистанцион рәвештә, язма рәвештә һәм консультация үткәрүнең өстенлекле вакытын күрсәтә алалар. Хезмәт 10 эш көне дәвамында күрсәтеләчәк. Карау нәтиҗәләре буенча эшкуарның шәхси кабинетына консультациягә язылу турында расланган белдерү киләчәк.

«Профилактик визитка язылу» хезмәте дистанцион рәвештә видеоэлемтә аша «МП Инспектор» кушымтасы аша яисә объектта турыдан-туры гариза биргәннән соң кимендә 10 эш көненнән слң күрсәтелергә мөмкин. Профилактик чара турындагы бөтен тарих шулай ук шәхси кабинетта булачак. 

Ведомстволар, мондый чараларны элек үткәргәндә хокук бозулар ачыкланган булса яисә заявкада дөрес булмаган тәгъбирләнешләр булса, профилактик визит уздырудан баш тартырга мөмкин.

Гариза бирүче шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» порталында бирелгән гаризаны мөстәкыйль рәвештә кире алырга хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International