Татарстан үзмәшгульләре тарафыннан түләнгән салымнар суммасы 6,8 млрд сум тәшкил итте

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Махсус салым режимы гамәлдә булган биш ел эчендә Татарстанда үзмәшгульләр сыйфатында 342 меңнән артык гражданин теркәлгән. Бу вакыт эчендә үзмәшгульләр 83 млн чек формалаштырган һәм республика казнасына 6,8 млрд салым түләгән. 

Татарстан Республикасында 2024 елның июль башына һөнәри керемгә салым кулланучы гражданнар саны 342,3 мең кеше тәшкил итә. 2024 ел башы белән чагыштырганда үсеш 12% яки 36,2 мең кеше тәшкил иткән. 

«Татарстанда ел саен үзмәшгульләр саны арта бара – республика гражданнарның һөнәри кеременә салым түләүчеләр сыйфатында теркәлгәннәр саны буенча илнең ТОП-5 төбәгенә керә, бу төбәктә микробизнес алып бару өчен кызыклы шартлар тудырылуы турында сөйли. Республика «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында эш башлаучы эшкуарларга актив ярдәм күрсәтә. Үзмәшгульләр электрон сәүдә мәйданчыкларында бушлай яисә ташламалы шартларда теркәлә ала, дәүләт һәм муниципаль милекне ташламалы арендага ала, аларга консультацияләр һәм белем бирү программалары, финанс ярдәме бирелә», – дип сөйләде Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова. 

Наталья Кондратова республикада үзмәшгульләр продукциясен сату өчен даими нигездә «Мин бит инде ул Татарстан» бренды астында ярминкәләр уздырыла, анда республика халкы һәм кунаклары күп йөри торган нокталарда бушлай сәүдә урыннары оештырыла, дип билгеләп үтте. Ярминкәләр – Татарстан үзмәшгульләр өчен иң кирәкле чараларының берсе. 

Министр урынбасары өстәп әйткәнчә, үзмәшгульләр еш кына пассажирлар ташу, товар китерү, фатир арендалау, реклама һәм маркетинг, төзелеш һәм репетиторлык өлкәсендә хезмәтләр күрсәтә.

Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган комплекслы дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә, махсус салым режимы эшли башлаганнан бирле, Татарстан үзмәшгульләре тарафыннан 83 млн чек формалаштырылган, 160 млрд сумнан артык суммар керем алынган. 

Татарстан Республикасында үзмәшгульләргә ярдәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге тарафыннан Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International