«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстанда партнерлык финанслары өлкәсендәге нәтиҗәләргә багышланган матбугат конференциясе узды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы партнерлык финанславы буенча бүлекчә җитәкчесе Руслан Хәлиуллин партнерлык финанслары буенча эксперимент турында Федераль закон кабул ителгәннән соң килешүләр саны 2 мәртәбә артты, дип сөйләде. 2024 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда шәригать нормалары буенча 1225 банк килешүе төзелгән — аларның күләме 2,8 миллиард сум тәшкил иткән.
2023 елның 1 сентябреннән Татарстан, Башкортстан, Дагыстан һәм Чечняда партнерлык (ислам) финансларын кертү буенча ике еллык эксперимент гамәлдә. Тиешле законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Бүгенге көндә партнерлык финанслары өлкәсендә Россия Банкы реестрында 22 компания исәпләнә, шуларның 16сы Татарстанда эшли.
Эксперимент барышында Россиядә беренче тапкыр күп кенә яңа продуктлар җибәрелде, бу – бу проект финанслары, кече бизнес субъектларын ташламалы финанслау, поручительлекнең уникаль продукты, шәригать нормалары буенча лизинг. Яңа продуктларның бер өлешен ТР Икътисад министрлыгы һәм аңа буйсынган бизнеска ярдәм институтлары гамәлгә ашыра. Эшкуарлыкка ярдәм фонды кече бизнесны 51 млн сумнан артык күләмдә финанслаган. «ДАМАН» уникаль ташламалы гарантияле продукты буенча ТР Гарантия фонды КУЭ өчен 9 млн сумнан артык поручительлек биргән. Төбәк лизинг компаниясе партнерлык финанслары нормалары буенча финанслау процессында 29 млн сумнан артык.
Моннан тыш, партнерлык продуктларын кулланып, электрон сәүдә мәйданчыгы да эшли. ТР Дәүләт заказы агентлыгы тарафыннан 22 млн сумлык 34 хәләл продукция сату оештырылган.
Спикер сүзләренчә, экспериментны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен халык һәм бизнес өчен партнерлык финанслары инструментларының үтемлелеген арттыру һәм үстерү, партнерлык һәм традицион финансларны гамәлгә ашыру шартларын тигезләү зарур.
Экспериментның төп максатларының берсе – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән Россия проектларына чит ил инвестицияләрен җәлеп итү механизмын булдыру. Кайбер сынау проектларына инвестицияләр җәлеп итү буенча эш алып барыла. Киләсе этап оешкан капитал базарын формалаштыру булырга тиеш.