Петербург биржасы һәм «АС САЛЯМ» кулланучылар җәмгыяте партнерлык финанслары өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады

2025 елның 1 апреле, сишәмбе

2025 елның 27 мартында «Биржа товар базары» IX еллык халыкара форумында «Петербург биржасы» АҖ һәм «АС САЛЯМ» кулланучылар җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Яклар, биржа сәүдәсе һәм клиринг турындагы законнарны да кертеп, Россия законнарына туры килә торган биржа һәм финанс инструментларын булдыру максатыннан, партнерлык финанслары өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне үстерергә планлаштыралар.

«Биржа товар базары» форумы биржа сәүдәсендә төзелеш һәм икенчел чимал кебек яңа базарлар һәм юнәлешләр, шулай ук яңа перспективалар — партнерлык финанслары принцибы буенча эшләүче финанс системасы үсеше өчен төп платформа булып тора. 

«Петербург биржасы» АҖ президенты Игорь Артемьев фикеренчә, бүген имзаланган килешүләр системалы һәм конструктив характер биреп, үзара хезмәттәшлекне ныгытачак.

Килешү нигезендә, «АС САЛЯМ» кулланучылар җәмгыяте белән хезмәттәшлектә инновацияләр кертеләчәк. Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән уңайлы сәүдә шартларын үстерү өчен яңа секцияләр һәм инструментлар булдыру, килешү номенклатурасын һәм форматларын киңәйтү планлаштырыла. Бу Петербург биржасына Россия һәм ИХО илләренең товар базарлары арасында күпер булырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте «Петербург биржасы» АҖ президенты ярдәмчесе Казбек Пшиншев.

«АС САЛЯМ» кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Ренат Едиханов ассызыклаганча, имзаланган хезмәттәшлек турындагы килешү Россиядә ислам финансларына яңа импульс бирәчәк һәм базарда катнашучыларга, шул исәптән капитал базарына да, файда китерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International