Татарстан бизнестан кире элемтә җыю системасын гамәлгә кертү буенча сынау төбәге булачак

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Система Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы базасында эшләячәк. Беренче булып аны Россиянең 30 төбәге һәм шул исәптән республика кертәчәк.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру һәм инвестиция активлыгына ярдәм итү механизмнары турында Чечня Республикасында уза торган Кавказ инвестиция форумында фикер алыштылар. Икътисадый үсеш министры урынбасары Морат Керефов ТКФО һәм КФО төбәкләре белән киңәшмә үткәрде. Региональ инвестиция стандартын үстерүгә аерым игътибар бирелде.

«Ил һәм төбәкләрнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен, инвесторларны нинди мәсьәләләр борчыганын һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда нинди проблемаларга таруын аңларга кирәк. Моның өчен сентябрьдә Россия Федерациясенең 30 субъектында бизнестан кире элемтә җыю системасын эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз. Цифр министрлыгы белән берлектә җиде категориядән торган мөрәҗәгатьләр классификаторы эшләнде: инвесторны яклау һәм озата бару, кадрлар, юллар, төзелеш, инженерлык челтәрләре, күчемсез милек объектлары, экология һәм табигатьтән файдалану. Системаны 2025 ел ахырына бөтен җирдә кертү планлаштырыла», — диде Мурат Керефов.

Система аша гади сорауларга җавап бирү вакыты 10 көннән артмаячак, ә катлаулы консультацияләр 30 көн алачак дип фаразлана. Мөрәҗәгатьләрне эшкәртү өчен инвестиция комитетлары җәлеп ителәчәк – бизнес проблемаларын судка кадәр хәл итәргә ярдәм итүче тагын бер стандарт институты. 

Система Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы базасында эшләячәк. Аны беренче булып Татарстан, Башкортстан, Кырым, Саха, Удмуртия республикалары, Краснодар, Пермь, Хабаровск крае, Белгород, Волгоград, Вологда, Калининград, Калуга, Курган, Курган, Ленинград, Липецк, Мәскәү, Мурманск, Түбән Новгород, Орлов, Ростов, Сахалин, Свердловск, Тула, Төмән, Чиләбе, Ярославль өлкәләре, шулай ук Мәскәү шәһәре һәм Ханты-Манси автономияле округы кертәчәк.

Кире элемтә системасын камилләштерү – төбәк инвестиция стандартын үстерү буенча комплекслы эшнең бер өлеше. Ул шулай ук инвесторның клиент юлын кыскарту өчен сакчыл технологияләрне куллануны киңәйтү һәм инвестор өчен әзер проектларның инвестиция тәкъдимнәрен формалаштыруны үз эченә ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International