«Уңышлы патент» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2024 елның 12 июле, җомга

Татарстан халкы интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт (Роспатент) тарафыннан оештырылган «Уңышлы патент» Бөтенроссия конкурсында катнаша ала, ул ел йомгаклары буенча (2023 ел өчен) икътисадый нәтиҗә алган иң уңышлы уйлап табуларны ачыклау өчен билгеләнгән.

Конкурста Россия уйлап табучылары, уйлап табуга патент алу хокукына ия булучылар (юридик һәм физик затлар) – бу фәнни-тикшеренү институтлары, университетлар, кече һәм урта бизнес вәкилләре, эре предприятиеләр, эшкуарлар һәм үзмәшгульләр катнаша ала.

Конкурсның төп максатлары сәнәгатьнең төрле тармакларында патентланган технологияләрне кертү буенча ватан эшләнмәчеләренең уңай тәҗрибәсен ачыклау һәм Россия фәнни-техник нәтиҗәләрен, аларны эшләүчеләрне, уйлап табу эшчәнлеген популярлаштыру.

2024 елның 10 августына кадәр Роспатент сайтында анкета тутырып гариза бирергә мөмкин. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча 10 җиңүче билгеләнәчәк. Лауреатлар һәм финалистлар дипломнар һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнәләр. Конкурс лауреаты дипломы иясенә истәлекле билге һәм квалификация күтәрү программалары буенча ФИПС укырга сертификат тапшырыла.

Конкурс җиңүчеләре турында мәгълүмат Роспатентның рәсми ресурсларында урнаштырыла, шулай ук Роспатентның рәсми чараларында тәкъдим ителә.

Конкурс шартлары һәм җентекле мәгълүмат Роспатент  сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International