2024 елның июль-сентябрь айларында «зонтиклы» поручительлекләр буенча эшкуарлар 120 млрд.сум ала алачак

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

КУЭ корпорациясе 2024 елның III кварталында  кече һәм урта бизнеска кредит бирү өчен партнер банкларга  «зонтиклы» поручительлекләр рәвешендә 60 млрд.сум акча биргән. Бу эшкуарларга ким дигәндә 120 млрд.сум кредит җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итте КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.

«КУЭ корпорациясе партнер-банкларга агымдагы елның III кварталына «зонтиклы» поручительлекләрнең яңа лимитын җиткерде. Аларның гомуми суммасы 60 млрд.сум тәшкил итте, бу 50% ка кадәр каплауны исәпкә алып, кече һәм урта бизнеска банкларда 120 млрд.сумнан ким булмаган сумма алырга мөмкинлек бирәчәк, — дип билгеләп үтте Александр Исаевич. – Шул ук вакытта «зонтиклы» поручительлекләрнең бүлеп бирелгән лимитының гомуми күләменнән 10 млрд.сум эшкуарларның сорауларына ярашлы рәвештә 3 млн.сумга кадәр кредитлар тәэмин итү өчен җибәреләчәк».

III кварталда КУЭ корпорациясе тарафыннан бүлеп бирелгән поручительлек лимиты кече һәм урта бизнеска кредит бирәчәк партнер-банкларга бүленә. Алар арасында Сбербанк, Альфа-банк, Промсвязьбанк, ВТБ, Совкомбанк, Тинькофф Банк, «Санкт-Петербург» банкы, «Левобережный» банкы һәм Абсолют Банк бар. III кварталда КУЭ корпорациясенең «зонтиклы» поручительлекләре белән 18 банк эшләячәк, алар арасында элек бүленгән лимитлары калганнар да бар. Бу – РНКБ, МСП Банк, «АК Барс», «Зенит», Росбанк, Генбанк, «Уралсиб», ГПБ һәм «ДОМ.РФ» банкы.

Кече һәм урта бизнес шулай ук «зонтиклы» поручительлек лимитлары булган төбәк банкларына мөрәҗәгать итә ала: «Центр-инвест», «Кубань кредит», Финстар банк,  «Хлынов» банкы, Дальневосточный банк, Енисейский объединенный банк, Челиндбанк, СГБ, Новикомбанк, ЮГ-Инвестбанк, «Кузнецкий», Солид Банк, Алтайкапиталбанк, Экспобанк һәм ЦМРБанк.

«Зонтиклы» поручительлекләр – дәүләттән ярдәм чарасы, ул бизнеска финанслау өчен банкларга мөрәҗәгать иткәндә залог җитмәү яки булмау проблемасын хәл итәргә ярдәм итә. Кредит суммасының 50% ка кадәр каплап, поручительлекләр эшкуарларга КУЭ корпорациясе партнерларыннан уңышлы кредит алырга мөмкинлек бирә. Болар – эре федераль һәм региональ банклар, бу бизнеска илебезнең теләсә кайсы почмагында «зонтиклы» поручительлекләрдән файдаланырга мөмкинлек бирә», - дип өстәде Александр Исаевич. 

Исегезгә төшерәбез, «зонтиклы» поручительлекләр механизмы Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча 2021 елдан эшли башлады. Ул «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Поручительлекләр кредит суммасының 50% ка кадәр тәэмин итә, аларның суммасы 15 елга кадәр кредит бирү срогы белән 1 млрд.сумга җитәргә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International