Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, 2024 елның 17 июленнән башлап, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча дәүләт хезмәте сыйфаты стандартын раслау турында» 03.03.2015 ел, № 130 карарына экспертиза үткәреләчәк.
Экспертиза үткәрү максаты – эшләү һәм кабул итү барышында белдерелгән җайга салу максатларына ирешүне, хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының нәтиҗәлелеген, хокук куллану тәҗрибәсен анализлау ярдәмендә хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының хакыйкый уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен бәяләү.
Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен һәм башка кызыксынган затларны әлеге норматив хокукый актны экспертизалау кысаларында ачык консультацияләрдә катнашырга чакырабыз. Ачык консультацияләр үткәрү вакыты – 2024 елның 17 июленнән 16 августына кадәр.
Анда эшкуарлык һәм бүтән эшчәнлек субъектлары өчен артык административ һәм бүтән чикләмәләрне һәм вазыйфаларны кертә торган яисә аларны кертүгә булыша торган нигезләмәләр, шулай ук эшкуарлык һәм бүтән эшчәнлек субъектларының һәм Россия Федерациясе бюджет системасындагы барлык дәрәҗә бюджетларның нигезсез чыгымнары барлыкка килүгә сәбәпче булырлык нигезләмәләр булган очракта, кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм конкуренцияне үстерү секторына түбәндәге электрон адреска җибәрү сорала: EV.Filippova@tatar.ru.