Татарстанда «Бизнес-спринт»: социаль эшкуарлар өчен 500 мең сумга кадәр грантны ничек алырга» онлайн-курсы башлана

2024 елның 5 июле, җомга

Социаль бизнеска исәпләнгән уку курсы 7 июльдә башлана. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларындагы чара проектны гамәлгә ашыруга яки үстерүгә 500 мең сумга кадәр акча җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.

Дәресләр атнага ике тапкыр эш көннәрендә онлайн уза. Барлык лекцияләр дә яздырылган булачак

Курс грантлар бирү тәртибен тасвирлаучы өч модульне, конкурс заявкасын эшләү һәм хисап бирү турында белешмәләрне  үз эченә ала.

Программаның экспертлары булып «Безнең киләчәк» фондының стратегик тикшеренүләр һәм анализ дирекциясе җитәкчесе Михаил Космачев, «Минем бизнес» үзәгенең социаль эшкуары һәм эксперты Анна Ромина һәм социаль эшкуар һәм бизнес-тренер Валерия Матвиенко чыгыш ясаячак

Катнашу өчен сайтта теркәлү узарга кирәк: https://business-sprint.ru/. Гаризалар 7 июльгә кадәр кабул ителә. 

Исегезгә төшерәбез, бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектында каралган. Аны РФ Президенты Владимир Путин башлап җибәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International