Роман Әмирханов «KazanForum-2024» темасына ТНВда «Таяну ноктасы» ток-шоуында чыгыш ясады

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Роман Әмирханов «KAZANFORUM - 2024» багышланган программада катнашты. Роман Әмирханов үз чыгышында Казан форумының бер юнәлеше партнерлык (ислам) финанслау булачак дип сөйләде.

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан, Башкортостан, Чечня һәм Дагестанда партнерлык финанслау буенча эксперименталь хокукый эшчәнлек режимын урнаштырырга мөмкинлек бирүче законга кул куйды. Татарстанда ислам банкингы инструментларын кулланып килешүләр саны сизелерлек арткан инде. Казан форумы кысаларында партнерлык финанслауга багышланган берничә панель сессиясе планлаштырыла.

Программаны 2 майда 17.30 да яки сылтама буенча туры эфирда карарга мөмкин: https://vk.com/wall-25135129_91346

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International