Татарстанда үзмәшгульләр КУЭ илкүләм проекты буенча оештырылган ярминкәләрдә 4 млн сумнан артык акча эшләгән

2024 елның 21 июне, җомга

Ярминкәләрдә Татарстанның 230дан артык үзмәшгуль кешесе катнашкан. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча күрсәтелә торган ярдәм республика халкы һәм кунаклары күп йөри торган нокталарда бушлай оештырылган сәүдә урыннары бирүне үз эченә ала. Хәзер 23 июньдә «Гаиләнең зур ял көннәре» проекты кысаларында Лебяжье күле янында узачак ярминкәгә гаризалар кабул ителә.

 «Гаиләнең зур ял көннәре» өчен сәбәп булып  традицион рәвештә бөтен республикадан күп кунаклар җыя торган Сабантуй торачак. Үзмәшгульләр ярминкә кунакларына татлы бәйрәм бүләкләре, шоколад, бизәнү әйберләре, шәмнәр һәм милли колоритлы киемнәр, көндәлекләр, открыткалар һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим итәчәк.  «Гаиләнең зур ял көннәре» сентябрьгә кадәр бөтен ил буенча 2000 дән артык чараны берләштерә торган Гаилә елы кысаларында уза.

Ярминкә мәйданчыгында бизәнү әйберләре ясау, шоперлар рәсеме ясау, брелоклар һәм фоторамкалар ясау буенча гаилә мастер-класслары, балалар һәм өлкәннәр өчен конкурслар һәм призлар белән бәйрәм программасы эшләячәк. 

Үзмәшгульләр өчен ярминкәдә катнашу бушлай. Анда Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы үзмәшгульләр катнаша ала.

Ярминкәдә катнашу өчен гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында https://мсп.рф/ калдырырга мөмкин. 

Татарстан Республикасында үзмәшгульләргә ярдәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге тарафыннан Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International