Мидхәт Шаһиәхмәтов республика муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашында вебинар үткәрде

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бүген республика муниципаль берәмлекләре башлыклары өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектларының сату базарларын киңәйтү мөмкинлекләренә багышланган вебинар үткәрде. 

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы, Кече һәм урта бизнесны үстерү буенча федераль корпорация, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкилләре катнашты.

Вебинарда 2024 елда Республика маркетинг үзәге ресурсларындагы эш, КУЭ субъектларына конкурентлы мохиттә продукция сатуны гарантияләүче инструмент буларак каралды. 

Башлыкларга мөрәҗәгать итеп, министр КУЭ субъектларын даими нигездә сату базарлары белән тәэмин итү максатларында заказчыларга һәм тәэмин итүче-КУЭ субъектларына РМҮ ресурсларында сатып алу эшчәнлеген алып баруның һәм сәүдә процедураларында катнашуның өстенлекләре турында, шул исәптән эшкуарларның Дәүләт заказы агентлыгының атналык бушлай укыту семинарларында катнашуы аша хәбәр итәргә кирәклеген әйтте. 

Җитештерү өлкәсе КУЭ субъектларына өстәмә сату базары бирә торган тагын бер инструмент – МСП.РФ цифрлы платформасының «Җитештерү кооперациясе һәм сату» сервисы.

Министр билгеләп үткәнчә, ресурс җитештерүчеләргә һәм тәэмин итүче-КУЭ субъектларына үз продукциясен сәүдә челтәрләре киштәләренә чыгарырга һәм Россиядә дә, чит илләрдә дә эре заказчылар белән хезмәттәшлек башларга ярдәм итәчәк.

«Әлеге сервис ярдәмендә Россиянең эре һәм җитештерү компанияләренә сәнәгать продукциясе һәм комплектлаучы детальләр китерү мөмкинлекләре турында КУЭ субъектларына нәтиҗәле мәгълүмат бирүне тәэмин итүне сорыйм», - диде ул. 

Моннан тыш, вебинарда КУЭ субъектлары продукциясен тышкы базарларга чыгару чаралары турында сөйләделәр. Аерым алганда, Экспортка ярдәм итү үзәгенә һәм Россия экспорт үзәгенә, КУЭ корпорациясенең цифрлы сервисларына ярдәм итү чаралары турында мәгълүмат бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International