Татарстанда инвестицияләү өчен 317 буш мәйданчык Россиянең инвестиция картасына төшерелгән

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы Россиянең инвестиция картасын эшләде. Ул инде файдалануга тапшырылган һәм Россия һәм чит ил эшкуарлары һәм инвесторлары өчен дә ачык. Картада Татарстанда инвестицияләр кертү өчен 317 буш мәйданчык күрсәтелгән. 

Шуларның 221е җир участогы һәм республиканың төрле районнарында 96 корылма. Потенциаль инвесторлар ирекле объектны төрле параметрлар буенча сайлап ала, аның характеристикалары, федераль һәм республика программалары һәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында булган өстенлекләр һәм ярдәм чаралары белән таныша, шулай ук сайланган мәйданчыкны файдалануга гариза бирә ала. 

Картада бөтен ил буенча 15 меңнән артык инвестиция мәйданчыгы җыелган – төзелеш өчен буш җирдән алып сәнәгать паркларындагы биналарга кадәр – барысы да КУЭ илкүләм проекты буенча ташламалы инфраструктура ярдәменнән файдалана ала торган бизнес өчен.

Татарстан эшкуарлары шулай ук булачак проектның эшлекле тирәлеген: сату базарларын, преференциаль режимнарны, файдалы казылмаларны һәм юл япмасыннан алып кәрәзле элемтәгә кадәр – инфраструктураны бәяләргә мөмкин. Әгәр кирәкле тоташтырулар булмаса, мәйданчык карточкаларында техник тоташтыру шартлары күрсәтелгән. 

Шулай ук картада проектны гамәлгә ашыруга йогынты ясый ала торган Татарстанның төп макроикътисадый күрсәткечләре турында мәгълүмат тупланган. Болар барысы да проект чыгымнарын бәяләргә һәм дәүләт ярдәме чараларын сайларга мөмкинлек бирә.

Инвестицион картаны даими тутыру һәм яңартуны региональ башкарма хакимият органнары һәм инвестицион үсеш агентлыклары тәэмин итә.

Элегрәк Икътисадый үсеш министрлыгы инвестиция проектларына ярдәм итү чаралары порталын эшләгән иде. 2023 елда аны 80 меңнән артык уникаль кулланучы кулланган. Яңа ярдәм чаралары да бар, барлыгы 30 — кредит бирүдә ярдәм итү, өстенлекле режимнар, салым һәм тариф ташламалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International