Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан делегациясе составында ПХЭФта катнашты

2024 елның 14 июне, җомга

5-7 июньдә Татарстан делегациясе Петербург халыкара икътисадый форумында актив катнашты. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Рәис Р.Н.Миңнеханов катнашындагы күпчелек чараларда һәм очрашуларда катнашты, болар:

- Россия Инновацион регионнары ассоциациясе төбәкләре башлыклары очрашуында катнашу;

- ВТБ банкы президенты – идарә рәисе белән очрашу;

- Мәскәү кредит банкы идарәсе рәисе белән очрашу;

- «Берләшкән металлургия компаниясе» АҖ Директорлар советы рәисе белән очрашу;

- РФ субъектларында инвестицион климат торышы илкүләм рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдир итүдә катнашу;

- Мисыр гарәп Республикасының сәүдә һәм сәнәгать министры Әхмәт Самир белән очрашу;

- Үзбәкстан вице-премьеры Жамшид Ходжаев белән очрашу;

- Һиндстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле Илчесе Винай Кумар белән очрашу;

- «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры белән очрашу;

- Кытайның Ляонин провинциясе Губернаторы белән очрашу;

- Серб Республикасы Президенты Милорад Додик белән очрашу;

- «Роквул Россия» компаниясе җитәкчелеге белән очрашу;

- «Ромекс» ДК башлыгы белән очрашу.

Форум кысаларында Татарстан стендында 15тән артык оешма үз продукциясен тәкъдим итте. 21 очрашу, шул исәптән 8 халыкара очрашу уздырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International