Татарстан «Студентлар стартабы» конкурсына гаризалар саны буенча лидер булды

2024 елның 14 июне, җомга

«Университет технология эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында «Студентлар стартабы» конкурсының бишенче чираты тәмамланды. Гаризалар саны буенча Татарстан лидер булды – республика студентлары 1,5 меңгә якын гариза җибәргән.

Конкурста катнашу өчен дүрт чират эчендә бөтен ил буенча 10 меңнән артык гариза бирелгән, алар арасында Татарстаннан 3 меңгә якын гариза яки Россия буенча гаризаларның 29%ы бар. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының телеграм-каналында узган туры эфир кысаларында республика икътисад министры урынбасары Динар Шакиров  сөйләде. 

«Студентлар стартабы» конкурсы 2022 елда Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан эшли башлады. Конкурсның максаты – яшьләрнең технология эшкуарлыгын стимуллаштыру.

Конкурс кысаларында түбәндәге тематик юнәлешләр буенча проектлар сайлап алына:
- Санлы технологияләр;
- Медицина һәм сәламәтлекне саклау технологияләре;
- Яңа материаллар һәм химик технологияләр;
- Яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре;
- Биотехнологияләр;
 Ресурсларны саклаучы энергетика;
- Иҗади индустрияләр.

Хәзерге вакытта студент проектларын онлайн-яклау дәвам итә. Проектлар өч критерий буенча бәяләнә: технологиклык, стартап-проектны коммерцияләштерү перспективалары һәм гариза бирүченең квалификациясе.

Җиңүчеләр проектны гамәлгә ашыру өчен Инновацияләргә ярдәм итү фондыннан 1 млн сум ала. Татарстанда хәзерге вакытта 442 студент «Студентлар стартабы» конкурсында җиңүче булып тора (1-4 чират).

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Студентлар стартабы» конкурсында җиңүчеләр өчен «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды консультация хезмәтләре күрсәтә, бизнес-планнар төзүне, күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны финанслый һәм башка ярдәм чараларын күрсәтә.

Моннан тыш, проектны гамәлгә ашыру буенча ярдәм сорап, конкурс җиңүчесе, юридик затны теркәп, Татарстан Республикасының Кластер үсеше һәм проект идарәсе үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

Үзәкнең ярдәм программасы кысаларында аудит үткәрелә, үсеш планнары билгеләнә һәм компаниянең индивидуаль үсеш картасы төзелә, ул проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле консультация, маркетинг, финанс, милек һәм башка дәүләт ярдәме буенча чараларны үз эченә ала.

«Минем бизнес» үзәгенең инновацияләргә ярдәм итү бүлеге башлыгы Михаил Унтура «Студентлар стартабы» конкурсында катнашу кысаларында хупланган проектларны тормышка ашыруның уңышлы мисаллары турында сөйләде. Проектлар арасында: сәнәгать предприятиеләрендә кулланыла торган җылылык изоляциясе технологияләрен эшләү; дарулар турында мәгълүматны анализлау өчен программа тәэминаты; спорт өчен «акыллы» стелеклар эшләү; күпфункцияле туфрак сорбенты сыйфатында полиметилсилоксан эшләү.

Туры эфир язмасы ТР Икътисад министрлыгының социаль челтәрләрендә  бар.

Телеграм-канал: https://t.me/merttatarstan/2082

Вконтакте: https://vk.com/wall-192531945_1512

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International