Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы гавами консультацияләрдә катнашырга чакыра

2024 елның 7 июне, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы җайга салу йогынтысын бәяләү кысаларында 
 «Социаль эшкуарлар реестрына кертелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм (яки) 25 яшькә кадәрге физик затлар тарафыннан булдырылган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына субсидияләр рәвешендә грантлар бирү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты буенча гавами консультацияләрнең үткәрелүе хакында хәбәр итә.

Тәкъдимнәрне кабул итү вакыты: 07.06.2024 башлап 24.06.2024 кадәр

Тәкъдимнәрне җиткерү ысулы:

почта адресы: 420021, Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт;

электрон адрес: Ruslan.Hamidullin@tatar.ru

Шулай ук форманы тутырырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарының әлеге проекты, аңлатма язуы, җайга салу йогынтысын бәяләүне үткәрү турында җыелма хисап белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://mert.tatarstan.ru/proekt-postanovleniya-kabineta-ministrov-respublik-7641169.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International