Татарстанның кече технология компанияләре инновацион проектны эшләп бетерү өчен 8 млн сум грант алырга мөмкин

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

«Старт-2» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады, аны Инновацияләргә ярдәм фонды Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә «Взлёт — от стартапа до IPO» федераль проекты кысаларында үткәрә.

«Старт» программасы үсешнең башлангыч стадиясендә булган һәм коммерцияләштерү потенциалы зур булган үз фәнни-техник һәм технологик тикшеренүләре нәтиҗәләрен кулланып, яңа продукция, технологияләр яки хезмәтләр җитештерүне үзләштерергә омтылган кече предприятиеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Грантка инде төп эшләнмәләрне үткәрү өчен финанс алган һәм аларны җитештерүгә кертергә әзер булган инновацион компанияләр дәгъва итә ала. Әгәр гариза бирүче предприятие кече технология компаниясе статусына ия булса, ул гаризаны карау этабында өстәмә балл алачак.

Конкурс буенча ярдәм күләме 8 млн сумга кадәр тәшкил итә. Компаниянең үз яки җәлеп ителгән акчалары хисабына финанслау күләме грант суммасының ким дигәндә 15% тәшкил итәргә тиеш. Фәнни-тикшеренү эшләрен башкаруның планлы вакыты 12, 18 яки 24 ай тәшкил итә.

Проектлар алты юнәлешнең берсе буенча кабул ителә:

  • Н1. Цифрлы технологияләр;
  • Н2. Медицина һәм сәламәтлекне саклау технологияләре;
  • Н3. Яңа материаллар һәм химик технологияләр;
  • Н4. Яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре;
  • Н5. Биотехнологияләр;
  • Н6. Ресурсларны саклаучы энергетика.

Грант хезмәткәрләрнең хезмәт хакына һәм чит затларның хезмәтләре өчен түләүгә, җиһазлар сатып алуга һәм төрле чыгымнарга юнәлдерелергә мөмкин. 

Гаризалар 11 июньнән 22 июльгә кадәр кабул ителә. Заявка бирергә һәм конкурс турындагы нигезләмә белән сылтама аша танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International