30 майда «Ел эшкуары - 2024. Алтын йөзлек» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

Казандагы Эшкуар йортында (Петербург ур., 28) Россия эшкуарлыгы көненә багышланган, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча «Ел эшкуары - 2024. Алтын йөзлек» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.  Чара 30 майда 16:00 сәгатьтә узачак. 

Конкурс «Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК КО «Минем бизнес» үзәге белән берлектә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан уздырыла.

«Ел эшкуары. Алтын йөзлек – 2024» премиясе 10 номинациядә гамәлгә куелган - «Җитештерү», «Предприятие-экспортер», «IT проектлар һәм чишелешләр», «Төзелеш», «Импортны алмаштыру», «Авыл хуҗалыгы», «Хезмәтләр өлкәсе», «Үзмәшгуль», «Эш башлаучы эшкуар», «Халык алдында танылу». Җиңүчеләр өчен бүләк – бизнесны телевидениедә алга сөрү.

«Ел эшкуары» премиясе эшкуарларның күренекле казанышларын һәм аларның Татарстан Республикасы үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтәчәк. «Алтын йөзлек»кә керү республиканың бизнес-берләшмәсе тарафыннан югары бәяләнә. 

Конкурс турында тулырак мәгълүматны «Минем бизнес» үзәге телефоны аша белергә мөмкин: (843) 524-90-90.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектының максаты – аның үсешенең барлык этапларында: старт идеясеннән башлап, аны киңәйтү һәм экспортка чыгаруга кадәр бизнеска ярдәм итү.  Илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International